Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллиардлык йөкне коткарган КамАЗ йөртүчесе: «Муенымнан пуляны алып, тәрәзәдән ташладым»

Узган гасыр ахырында бандитлар кылган куркыныч гамәлләр сәбәпле, автогигант йөртүчеләренә газ травматик коралы йөртергә рөхсәт ителә.

news_top_970_100
Миллиардлык йөкне коткарган КамАЗ йөртүчесе: «Муенымнан пуляны алып, тәрәзәдән ташладым»
Фото: «Камаз» музеннан

1990 елларда йөк машиналары йөртүчеләр иң куркыныч һөнәрләр рәтенә керә. Ул вакытта автопоездларга талау һөҗүмнәре ясаганнар яки трассадан барган өчен түләү таләп иткәннәр. Машина йөртүчеләрен талаганнар, аларга ату очраклары да булган.

– Бандитларның куркыныч гамәлләре «КамАЗ» предприятиесе йөк машиналары йөртүчеләренә дә кагылды, – дип искә ала үз блогында автогигант музее директоры Александр Чухонцев.

Советлар Союзы составыннан Грузия чыкканнан сон, әлеге республикада туган ГАТП йөртүчеләренең берсе, кыйммәтле аппаратура белән тулы «КамАЗ» машинасын урлап, Грузиягә кача. Автогигант һәм хокук саклау органнары җитәкчелеге күпме генә тырышса да, кыйммәтле йөк төялгән машинаны чит илдән кайтара алмыйлар.

1990 еллар уртасында үтерүләр дулкыны башлана. Чиләбедә ГАТП йөртүчесе үтерелә һәм аның йөк төялгән машинасы урлана, Ерак Көнчыгыш трассаларында «КамАЗ» товар автомобильләренә дә һөҗүм ясау очраклары була.

Музей җитәкчесе әйтүенчә, 1989 елдан 2007 елга кадәр ГАТП директоры булып эшләгән Александр Туинов 1990 еллар уртасында машина йөртүчеләргә газ травматик коралы йөртү хокукын бирүгә рөхсәт алуга ирешә. Соңыннан «КамАЗрежимохрана»да махсус отряд төзелә, алар иң куркыныч Урал юнәлешләрендә йөк машиналарын озата бара башлый.

Ә 1996 елның декабрендә ГАТП йөртүчесе Сәлимҗан Хәйруллин бандитлар һөҗүменнән качуга ирешә, атыш вакытында исән кала һәм йөкне дә, автомобильне дә коткара.

Иваново шәһәре янындагы трассада Ярославль заводыннан йөк алып баручы «КамАЗ» йөртүчесе Хәйруллинга бандитлар төркеме һөҗүм итә. Габаритлы фонарьләрен тикшерергә чыккач һәм машинаны урап үтеп, кабинага якынлашканда, кинәт аны муеныннан эләктереп алалар, ул йөзенә төбәлгән глушительле пистолетны күреп ала. Шул арада икенче берсе күкрәгенә пистолет китереп тери.

...1996 елның 20 декабрендә ГАТП йөртүчесе, һәрвакыттагыча, саксыз, ягулык аппаратурасы төялгән «КамАЗ» белән Ярославльдән өенә кайтырга чыга. 3 сәгатьтән соң ул приборлар панелендәге сигнал лампочкасына игътибар итә. Иваново янындагы авыл янында туктый, машинаны карарга чыга. Алда, 40 метрлап ераклыкта, бер ир-ат тора. Сәлимҗан, машинаны урап үтеп, кабинага якынлашканда, кинәт кемдер аның муенын эләктереп ала, йөзенә глушительле пистолет китереп териләр. «Кычкырсаң – үтерәм!» – дип пышылдый ир-ат.

Һөҗүм итүчеләр дүртәү була, аларның берсе «Жигули» машинасы белән килеп, аны йөк машинасы каршысына куя. Сәлимҗанны артыннан эләктереп алган кеше аны егарга тырыша, ләкин ул нык басып тора. Һөҗүмче кулыннан ычкынып, ул кабина ишеген ачарга омтыла. Сәлимҗан кабинага менгәндә, 3 ир-ат аңа ябышып, аны аска тарта башлый. Сәлимҗан утыргычка сузыла һәм аның артындагы балтаны сузылып ала. Коралны күреп алган бандитлар куркып калалар. Ул ишекне яба һәм, «Жигули» машинасын бәреп китеп, вакыйга урыныннан кача.

– Артымнан ату тавышлары ишетелде, – дип искә ала чаллылы. – 3 пуля миңа эләкте: муенга, култык сөягемә һәм кулыма. Уң кулым белән генә идарә итәргә туры килде, бозлавык аркасында тизлекне дә арттырып булмады.

Шәһәргә барып җиткәнче, аның муены шешеп чыга. Сәлимҗан, уң кулы белән пуляны тартып алып, аны ватык тәрәзәдән ташлый. Ивановода ниндидер бер капканы күреп ала һәм шунда керә. Бу троллейбус паркы булып чыга. Канлы ирне күргән сакчылар: «Монда керергә ярамый!» – дип кычкыралар. Бәхеткә, бер хезмәткәр хатын-кыз «ашыгыч ярдәм» һәм милиция чакырта.

Хастаханәгә киткәндә, яраланган ир тикшерүчедән машинаны һәм йөкне саклауларын сорый, чөнки анда миллиард сумлык йөк була.

– Берәр нәрсә булса, бурычымны ничек кайтарыр идем? – ди ул. – Хатыным декрет ялында иде, без «малосемейка»да яши идек. Бандитлар белән сугышканда курыкмадым, мин үз гомерем өчен сугыштым. Курку соңрак – Ивановск хастаханәсе палатасында ятканда барлыкка килде. Бандитлар мине монда үтерергә килерләр кебек тоелды, чөнки мин бит шаһит идем. (Сүз уңаеннан, милиция аларны тапмаган).

Өйгә кайткач, ул тагын 3 ай «больничный»да була. Гаражга килгәч, аны хезмәттәшләре әйләндереп ала, герой дип атыйлар, әлеге хәл белән кызыксыналар.

– Эшкә чыккач, беренче вакытларда, җиңел машиналар узганда, башымны яшереп рульгә ята идем, – дип искә ала Сәлимҗан.

– 90нчы елларда талаучылар аеруча күп иде, – дип искә ала Хәйруллин. – Минем коллегаларымның өчесе командировкада һәлак булды. Һәркемнең дә мондый шартларга түзә алмавы аңлашыла, күп кенә танышларым эштән китеп, башка эшкә урнаштылар.

Сәлимҗан Хәйруллинга әлеге батырлыгы һәм миллиард сумга якын торган йөкне коткарып калуы өчен, «КамАЗ» ААҖнән 4 бүлмәле фатирга ордер бирәләр.

– Мин үземне бәхет кошын тоткан кебек хис иттем, – дип елмая Сәлимҗан. – Ул көнне өйгә «очып» кайттым. Төне буе йокламадым – ниһаять, кечкенә «молосемейка»дан аерым зур фатирга күченүебезне уйладым.

Соңрак шәһәр мэриясендә тантаналы шартларда шоферга «Батырлык» ордены тапшырыла.

Сәлимҗан Хәйруллин белән булган фаҗига чаллылылар белән булган бердәнбер очрак түгел. 90нчы елларда бандитлар кулыннан берничә Чаллы йөк машинасы йөртүчесе һәлак була, хәбәрсез югалганнар да була.

1998 елның сентябрендә йөк машинасын йөртүче чаллылы автотрассада һөҗүмгә дучар була, аның аягына аталар. Нәтиҗәдә 37 яшендә ул инвалид кала.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100