news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миллиардерлар утырган суперяхта баткан мизгел видеога эләккән

news_top

Сицилия ярларында «Bayesian» суперяхтасы баткан. Бу вакытта көймәдә Британия мультимиллионеры Майк Линч һәм «Morgan Stanley International» директорлар советы рәисе Джонатан Блумер булган. Фаҗига мизгеле видеога эләккән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 19 августта иртәнге бишләр тирәсендә Палермо ярларында торнадолы шторм вакытында була. Кадрларда яхтаның бик тиз су астына китүе күренә. Бату 2 минуттан да артык булмый.

6 кешене, шул исәптән 2 бизнесменны тапмаганнар әле.

Яхта хуҗасы – Линчның хатыны. 4 кеше, шул исәптән Линч үзе һәлак булуы билгеле. 15 кеше котылган, алар арасында 1 яшьлек бала бар.

Яхта 57 метр тирәнлеккә төшеп утырган. Эзләүче водолазлар «иллюминаторлар аша мәетләр күргән». Алар баткан чакта каютада калгандыр, дип фаразлана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар