Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллиардер Илон Маск җиденче баласына суперкомпьютерларга бәйле исем кушкан

Илон Маск белән Граймсның олы улының исеме - X Æ A-12, кызларына Экза Дарк Сайдириэль дип кушканнар.

news_top_970_100
Миллиардер Илон Маск җиденче баласына суперкомпьютерларга бәйле исем кушкан
https://pixabay.com

Америка миллиардеры Илон Маск җиденче тапкыр әти булган. Ул хатыны — эшмәкәр һәм җырчы Граймс белән аерылышканчы кыз балалары туган. Сабыйны суррогат ана 2021 ел азагында ук тапкан, тик әти-әнисе моны халыкка белдермичә яшергән булган. Тик журналистлар әле генә бу хакта барыбер белеп алган, дип яза РЕН ТВ.

Журналист Граймстан интервью алырга килгәч, бала елаган тавыш ишеткән.

Балага Экза Дарк Сайдириэль дип исем кушканнар. Җырчы сүзләренчә, Экза — суперкомпьютерлар төшенчәсе — «экзафлопс» тан ясалган. Дарк «билгесезлек» дигәнне аңлата, Сайдириэль исә «Галәмнең хәзерге вакыты» дигән сүзнең эльф варианты.

Граймс бу исемне бик күңелсез дип атый.

«Мин Одиссей Маск дип кушасым килгән иде. Минем хыялым — Одиссей исемле бала», — ди ул.

Илон Маск белән Граймсның улының исеме — X Æ A-12. Бу исем аркасында Илон Макс уңайсыз хәлдә кала язган булган инде. «X Æ A-12 ничек яшәп ята?» - дип сорый журналистлар. «Ә-ә-ә, минем улым… Мин пароль дип торам. Әйе, аның бар да яхшы», — дигән булган Маск.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100