news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миллиард сум акча тотып төзелгән яңа мәктәп ачылырга да өлгермичә җимерелә башлаган

Бина түбәсеннән су ага башлаган, башка хилафлыклар да җитәрлек.

news_top
Миллиард сум акча тотып төзелгән яңа мәктәп ачылырга да өлгермичә җимерелә башлаган
Иркутск шәһәрендәге Молодежный бистәсендә яңа төзелгән, әле ачылырга да өлгермәгән мәктәп инде җимерелә дә башлаган, дип хәбәр итә lenta.ru.
 
Бистәдә яшәүчеләр сөйләвенчә, ике көн яңгыр яуганнан соң бина түбәсеннән су ага башлаган, түшәме җимерелгән һәм штукатуркысы коелган, бәдрәф бүлмәсендә плитка купкан һәм стеналардагы буяу чатнаган.

Җирле түрәләр әлеге инцидент уңаеннан комментарий бирмәгән әле.

Яңа төзелгән мәктәп 1,5 мең кешегә исәпләнгән, аны бер ел дәвамында төзегәннәр. Төзелешкә миллиард сумнан артык акча тотылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар