Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллиард доллар кәгазь акча салынган сумканы күтәреп йөреп буламы?

Киноларда долларлар тутырылган кейслар күтәреп чапкан кешеләрне күргәч, аның ничә сум икәнен дә чамалап була.

news_top_970_100
Миллиард доллар кәгазь акча салынган сумканы күтәреп йөреп буламы?

Бер стандарт банкнота авырлыгы якынча 1 г була. Бер миллион доллар акчаны 5 долларлы купюралар белән алган очракта, аның авырлыгы 200 кг чамасы, 20 долларлы купюралар белән булса 50 кг чамасы була. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Киноларда чемоданга салып миллионлаган доллар акча урлаганын яки тапшырганын караганда шушы саннарны искә төшерергә була. Миллион доллар салынган сумканы җиңел генә күтәреп китеп булыр микән…

Миллион долларны 50 долларлы купюралар белән санаган очракта, ул 20 кило чамасы авырлыкта була. Әгәр 100 долларлы акчалар булса, 10 кило гына була. Мондый авырлыкны чыннан да кейс яки сумка салып, күтәреп алып китеп буладыр.

Зуррак суммалар белән кыенрак, әлбәттә. Банкнотаның максималь номиналы 100 доллар. Мәсәлән, 100 миллион доллар кирәк булса, аны чыннан да күтәреп алып китү җиңел булмас. Ул бит бер тонна акча дигән сүз. Инде тырышып-тырышып эшләп, миллиард доллар хезмәт хакы аласы булсагыз, аны алып китү өчен йөк машинасы кирәк булачак. Бер миллиард доллар ул 10 тонна акча дигән сүз.

1969 елга кадәр 500, 1000, 5000, хатта 10 000 долларлы банкноталар булган. Ул чакта миллиард 100 кило гына авырлыкта була инде. Аны бер кеше дә күтәреп алып китә алыр иде.

Компьютерлар һәм электрон акчалар барлыкка килгәч, зур номиналлы купюралар кирәк булмый башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100