«Милли тормыш һәм дин» форумы катнашучыларына Казан кулъязма Коръәнен бүләк итәчәкләр
Татарстан Диния нәзарәтендә XVI «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек турында фикер алыштылар. 15-17 майда узачак форумга Татарстаннан һәм РФнең 78 төбәгеннән 1000 дин әһеле һәм кунак чакырулы. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татар дини форумында катнашучыларга истәлеккә Казан кулъязма Коръәне бүләк ителәчәк. Бу мүсхәф – хәзерге татар өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларыннан берсе, чөнки ул татар-мөселман каллиграфия мәктәбенең югалган уникаль традицияләрен торгыза, диелә хәбәрдә.