"Милли тәңгәллекне балта белән бүлеп булмый": Валерий Тишков 2020 елгы җанисәптә татарларны ничек язачаклары турында
Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков 2020 елда узачак халык санын алу, Татарстанның милли сәясәте турындагы фикерләре белән уртаклашты.
– Валерий Александрович, быел Казанда Россия антропологлары һәм этнологлары конгрессы узачак. Анда нинди проблемалар күтәреләчәк?
– Казанда 2-6 июль көннәрендә Россия антропологлары һәм этнологларының ХIII конгрессы үтәчәк. Ул ике елга бер мәртәбә оештырыла. Биш елга бер тапкыр дөньякүләм конгресс уздырыла.
Пленар утырышта Татарстан тәҗрибәсе, аның үсеше, мәдәни вәзгыяте, милләтара мөнәсәбәтләре турында доклад ясалачак. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне, төрле халыкларның, беренче чиратта, татарларның йолаларын ничек саклау турында сүз барачак.
– Җыелыш ни өчен Казанда уза?
– Казан – иң кызыклы шәһәрләрнең берсе. Татарстан илебезнең иң зур республикасы. Монда дини һәм этник состав ягыннан катлаулы җәмгыять белән уңышлы идарә итү тәҗрибәсе бар.
– Россиядә халыкларның гореф-гадәтләрен һәм телләрен саклауга җитәрлек игътибар биреләме?
– Россиядә, Советлар Союзы чорын да исәпкә алып, гомумән, начарына караганда яхшысы күбрәк дип уйлыйм. Сталин репрессияләре вакытындагы фаҗигаләргә карамастан, совет чорында бер генә тел һәм мәдәният тә юкка чыкмады. Автономияле һәм союздаш берләшмәләр оешты. Ягъни этнотерриториаль автономияләр союздаш, автономияле республикалар, өлкәләр, крайлар рәвешендә яшәде. Бу тәҗрибә яңа Россиядә дә файдаланылды – Россия Федерациясе этник компонентлы ил булып төзелде. Бездә өлкәләр һәм крайлар белән беррәттән, төп, зур халыклар өчен республикалар, автономияле өлкәләр һәм округлар рәвешендәге территориаль берәмлекләр дә бар.
Мин зур халыкларның гына түгел, аз санлы халыкларның да этник-мәдәни үсешенә ярдәмне уңай бәялим. Мисал өчен, XX гасырда якынча 70 төрле яңа язу барлыкка килгән һәм аларның 50гә якыны – элекке СССР территориясендә, безнең Төньяктагы аз санлы төп халыкларда. Африка, Океания һәм Көнбатыш ярымшарда дистәләгән, хәтта йөзләгән кечкенә төркемнәр юкка чыкты. Бездә бөтен халыклар да диярлек сакланды. XX гасырда телләр һәм мәдәниятләр юкка чыкмады. Бу, әлбәттә, безнең илнең казанышы.
Милләтара мөнәсәбәтләр, тел сәясәте, телләр вәзгыяте белән бәйле проблемалар бар. Бигрәк тә катлаулы экологик шартларда яшәүче аз санлы халыкларның традицион хуҗалык системасын саклау сораулар тудыра. Болар – тундра, Арктика төбәкләре, биек таулар арасында урнашкан төбәкләр. Кайдадыр тайганы кисәләр икән, анда тормыш та, мәдәният тә юкка чыга дигән сүз. Әгәр балык промыселы яки диңгез хайваннарына ау тукталса, тулы бер халыкның мәдәнияте дә юкка чыга.
Илебез зур. Ассимиляция, бигрәк тә тел ассимиляциясе проблемасы бар. Яхшымы яки начармы – анысы башка мәсьәлә. Әмма рус теле файдасына ихтыяри ассимиляция күзәтелә.
– Татарстандагы милли сәясәтне ничек бәялисез?
– Уңай. Мин 80нче еллар азагында Татарстандагы милли сәясәт үсешенең шаһиты булдым. 1992 елда Россиянең Милли сәясәт буенча дәүләт комитеты рәисе идем, Татарстан вәкилләре белән сөйләшүләр алып бардым.
Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләрендә мин дә катнаштым. Шулай ук катлаулы, зур дебатлар булды. Бу чорны да уздык, һәм мин аны бик яхшы бәялим. Төбәктә бик көчле экспертлар һәм сәяси көч бар. Гомумән алганда, бу Россия өчен файдага булды.
– 2020 елдагы җанисәп турында сөйләсәгез иде. Узган еллардагы хаталар исәпкә алыначакмы? Бәлки, оештыручыларга ниндидер яңалыклар тәкъдим итәрсез?
– Хаталар турында әйткәндә, 2002 һәм 2010 еллардагы халык санын алу начар узмады. Илдәге статистика – дөньяда иң көчлесе. 1926 елдагы беренче совет җанисәбе үзенең төгәллеге һәм сыйфаты буенча уникаль булган. Хәзер кайбер илләр, цифрлы технологияләр киң таралу сәбәпле, халык санын алуны уздырмый, чөнки интернет аша һәркем турында да бөтен нәрсә мәгълүм. Әйтик, Балтыйк буе илләре җанисәп уздырмый. Аларда халык реестры бар.
Инде хаталарга килсәк, халык санын алуны тизләтү, бу эшне арзанайту өчен, 2010 елгы җанисәп алдыннан законга үзгәрешләр кертелгән иде. Ул халык санын алучыларга фатирларга кереп, кешеләр белән аралашмыйча гына, паспорт өстәле мәгълүматлары буенча җанисәп уздыру мөмкинлеген бирде. Нәтиҗәдә, өйләргә кереп, кешеләр белән очрашырга иренгән хезмәткәрләр аркасында, беренче чиратта, милләтләргә кагылышлы сорауларда төгәлсезлекләр күзәтелде. 5,6 миллион кешенең үз милләтен күрсәтмәве ачыкланды. Миңа калса, законнан әлеге төзәтмәне алып ташларга, кешеләрнең үзләре белән сөйләшергә кирәк.
Бер яңалык та бар. Аның буенча Казанда узачак конгресста фикер алышачакбыз. Ул интернет аша халык санын алуга бәйле. Бу алымны зур шәһәрләрдә файдаланырга мөмкин. Әмма безгә кешеләрнең интернет аркылы милләтләре турында ничек җавап бирәчәге аңлашылмый.
Халык санын алуга әзерләнү буенча дәүләт комиссиясе инде расланган. Бу юлы анда Россия Фәннәр академиясе вәкилен күрмәдек. Мин узган ике җанисәптә комиссия составына кергән идем, ә бу юлы безнең институттан беркем дә юк. Гәрчә Россиянең дәүләт статистикасы федераль хезмәте тел һәм милли мәсьәләләр буенча нәкъ менә безнең белән эшли. Миңа калса, барыбер ничек тә булса хезмәттәшлек итәрбез дип уйлыйм. 2020 елга кадәр вакыт бар әле.
– Татарлар Россиянең бердәм халкы булып саналамы? Ниндидер техник сәбәпләр аркасында җанисәп буенча татарлар саны азрак булырга мөмкин дип шикләнергә сәбәп юкмы?
– Соңгы елларда руслар, татарлар һәм украиннар кими, ә Кавказ халыклары арта бара.
Әгәр сез берәр халык башкалардан «тартып» алып, аларны бүтән халык дип игълан итмәсме дип шикләнәсез икән, бу чыннан да Татарстанны борчый. Зур бер халыкның эчендә төркемнәр бар, алар җанисәп вакытында аерым исәпләнә. Ягъни алар мөстәкыйль яши, ләкин шул ук вакытта зур халыкның бер өлеше санала. Мәсәлән, руслар арасындагы казаклар һәм поморлар.
Шуңа күрә иң яхшы вариант – без 2002 елгы җанисәптә керткән яңалык: төркемнәрне күрсәтү. Шул рәвешле, без татарлар составындагы керәшеннәр белән бәйле катлаулы мәсьәләне хәл иттек. Шулай ук себер татарлары: алар татарлар составында һәм шул ук вакытта аерым төркемдә күрсәтелгән. Ә кырым татарлары исә татарлардан аерым күрсәтелгән: аларның теле, тарихы, мәдәнияте башка.
Кешенең үзен кем дип санавы бик нечкә мәсьәлә. Аны балта белән бүлгәләп булмый.
Безнең арада аермага караганда, охшашлыклар күбрәк. Без бер телдә сөйләшәбез, бер үк җырларны җырлыйбыз, шул ук фильмнарны, телетапшыруларны карыйбыз, бер үк олимпия командасы өчен җан атабыз. Тормышка карашларда да охшашлыклар күп. Борчуларыбыз, җиңүләребез, казанышларыбыз, фаҗигаләребез – уртак. Шуңа күрә, Россия халкы – тарихи рәвештә барлыкка килгән көчле халык.