Милли шура утырышында: «Татар юрап китерер, «бетәчәк» дип сөйләшергә кирәкми»
«Корстон» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы булды. «Интертат» хәбәрчесе чарада булып кайтты.
Милли шура утырышында 51 әгъза катнашты, ә барысы алар – 75. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде.
«Безнең карар нигезендә, 2026 ел Габдулла Тукай елы итеп игълан ителгән иде, чөнки бөек шәхесебезгә 140 ел. Быел бик күп мәгънәле, сыйфатлы чаралар булды. Үзегез дә күп кенә чараларда катнаштыгыз, җирлекләрдә үзегез дә аларны шактый оештырдыгыз», - диде ул.
Аның сүзләренчә, 2027 елга эш планнары инде кабул ителгән, автономия, үзәк җитәкчеләре үз тәкъдимнәрен җибәргән.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ел дәвамында башкарылган эшләр турында хисап тотты. Габдулла Тукай елында конгресс тарафыннан 661 чара үткәрелгән. Әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге ел дәвамында планда күрсәтелгән чаралар белән генә чикләнмәгән.
Ул Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү эше дәвам итүен дә ассызыклады.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
«Мин Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген әзрәк читтән карап барам. Читтән карап торып та, аларның файдалы чаралар оештыруын әйтә алам. Васил Шәйхразыев үзе дә гел юлда, аның төбәкләрдәге татарлар белән аралашуы аларга ышаныч бирә, терәк була.
Татарстанда яшәп тә үзебезнең татарлыгыбызны ничек сакларга дип борчылабыз, ә башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә бу тагын да катлаулырак. Безгә чыннан да бергә булырга кирәк, шушы үткәрелгән 700гә якын чара безне көчлерәк итә, якынайта.
Бөтендөнья татар конгрессы туган телебезне саклауга бик зур өлеш кертә. Моның өчен аларга зур рәхмәт», - диде ул.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан
Милли Шура әгъзалары тавыш бирү нәтиҗәсендә Конгрессның 2026 елдагы эшчәнлеген бертавыштан канәгатьләнерлек дип бәяләде.
Милли Шура утырышында катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессының яңартылган сайты тәкъдим ителде. Яңа сайтка күзәтүне Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи ясады. Хәзер сайтта эре визуаль блоклар, яңалыклар һәм бүлекләр бердәм дизайнда тәкъдим ителә. Яңа дизайн Бөтендөнья татар яшьләре форумы, аның җитәкчесе Райнур Хәсәнов ярдәме белән булдырылган.
Милли Шура утырышында 2027 елны Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев елы дип игълан итү тәкъдиме яңгырады. Бу башлангыч белән Васил Шәйхразыев чыкты. Тәкъдим бертавыштан хупланды.
Утырышта шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының 2027 елга эш планы каралды. Россия төбәкләрендә, чит илләрдә һәм Татарстанда эшләүче татар оешмаларыннан әлеге планга барлыгы 577 пункт кертелгән.
Васил Шәйхразыев Сабантуй бәйрәменә аерым тукталып китте.
«Сабантуйларны башта авылларда үткәрәбез, аннары – районнарда, ә Казанда 19 июньдә дип торабыз. 25-26 июньдә Оренбург өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе, 2-3 июльдә Томскида Федераль Сабантуй булачак», - диде ул.
Фикер-тәкъдимнәрне 1 декабрьгә кадәр кабул итү, аннары документны Конгрессның рәсми сайтында урнаштыру күздә тотыла.
«Татар юрап китерер...»
Утырыш барышында Милли Шура әгъзалары үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрде.
Җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Ганиев: Мәдрәсәләр белән берлектә татар телен укыту юнәлешен табып, моның өстендә эшләргә иде.
Васил Шәйхразыев: Татарстанда 1700гә якын мәчет бар. Анда бүген имамнарның бөтенесең дә урыны бар, аларны әзерләү өчен мәдрәсәләр дә, көллият тә, институт та, академия да бар. Татарстанда барысын да үзебез әзерлибез. Без Татарстан күләмендә эшләр өчен, бер ставка кертеп, Ирек әфәнде Шәриповны алып, аны урынбасар дәрәҗәсенә күтәреп, бик ныклап эшли башладык.
Нинди авылда, шәһәрдә, районда тел өйрәтүгә үрнәк бар, алардан сорашыйк, тәҗрибәләре белән уртаклашсыннар. Бу сорауны язып куябыз.
ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: Рөстәм Ганиевның татар теле язмышына борчылып әйткән сүзе дип аңладым. Мәдрәсәләрдә булса да татар телен гамәлгә кертү турында сүз бара булса кирәк.
Мәдрәсәләрдә дин гыйлеме өйрәтәләр. Шушы татар телендә, бәлки, әдәби телендә, дини әдәбият та бездә бик көчле булган бит революциягә кадәр. Шуларны да кушып, мәдрәсәләрдә татар телен төп тел итүне максат итеп куярга тәкъдим ителә. Әлбәттә, без мәктәпләрне дә онытырга тиеш түгел. Безнең язучылар берлеге әгъзалары һәрвакытта очрашуларга, балалар бакчасына йөри.
Күреп торасыз, мәктәпләр бетсә, татар мәгарифе бөтенләй бетсә, калган бәйрәмнәр дә, Сабантуй үзе дә юкка чыгачак.
Марат Әхмәтов: Татар юрап китерер, рус дулап китерер, ди. «Бетәчәк» дип андый каты тискәре фикердә сөйләшмәскә кирәк. Телне көчәйтү, үстерү өчен көрәшәбез дияргә кирәк.
Ркаил Зәйдулла: Шулай була калса дип әйтүем.
Марат Әхмәтов: Андый әйбер булырга тиеш түгел. Без үзебезнең һәм башкаларның гамәле белән көннән-көн тел өчен көрәшергә тиеш.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан
«Активистлар арасында яшьләрне дә бик күрәсе килә»
Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2002-2017 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Ринат Закиров та бар иде.
«Биредә утыручыларның күбесе белән без инде 20 ел бергәләшеп эшлибез. Татар оешмаларында, активистлар арасында яшьләрне дә бик күрәсе килә. Бүген эшләнә торган эшләрне киләчәк буынга тапшыра алу бик мөһим», - диде ул.
«Татар – ул Татарстан гына түгел»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе, Милли Шура әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров:
«Татар – ул Татарстан гына түгел. Бүген дөнья күләмендә рухи Татарстан бар. Татар кешесе кайда гына яшәмәсен, заманча чаралар ярдәмендә без бүген бер-беребезне яхшырак аңлап яшибез. Күпчелек милләттәшләребез Татарстанны үзенең Ватаны, Казанны – башкаласы итеп таный. Бу – безнең зур уңышыбыз. Татар теле һәм татар моңы һәрчак безнең юлдашыбыз. Татар халкы – мәңгелек халык. Башкарасы эшләр әле байтак, һәм Бөтендөнья татар конгрессы шушы юлда зур эшләр башкара, халкыбызны уңышларга таба әйдәп бара», - диде ул.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан