Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милли музей хезмәткәре Илнур Газизуллин: «Татар өе – күчмә халыклар тирмәсенең чагылышы»

Милли музейның фәнни хезмәткәре Илнур Газизуллин «Интертат»ка интервьюсында исламның татар өенә нинди үзенчәлекләр алып килгәнен, «чи татар» дигән гыйбарәнең каян килеп чыкканын, татар хатын-кызлары ни өчен почмакны яратмаганны һәм Болгар чорындагы «матриархат чагылышы» турында сөйләде.

news_top_970_100
Милли музей хезмәткәре Илнур Газизуллин: «Татар өе – күчмә халыклар тирмәсенең чагылышы»
Михаил Захаров

«Татар хатын-кызлары почмакны яратмыйлар»

Этнограф буларак әйтегез әле, татар өенең нинди үзенчәлекләре булган?

– Татар өе ике якка бүленә: кече як – хатын-кызныкы, ир-атлар ягы – олы як. Зур үзенчәлек – сәке. Сәке урысларда да, бүтән халыкларда да булмаган. Марсель Әхмәтҗанов: «Ул Алтын Урда чорыннан калмады микән?» – дия иде. Болгар мунчаларын беләсездер бит, алар «кан системасы» рәвешендә җылытылган – стенадан җылы һава йөргән. Сәке 40 см тирәсе идәннән күтәртелгән, киңлеге – 1,5 метр, озынлыгы – бөтен дивар буенча, аның астыннан җылы һава йөргән.

Әни «бөтен эш сәкедә бара иде» дип сөйли иде – аннары анда йоклыйлар, матур итеп җыештырып куялар. Түшәк-мендәрләргә челтәр ябыла, анысы татарларда кешегә күрсәтерлек, яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Сәкегә киез җәяләр, чәй дә эчәләр.

Фукс «татарларга өстәл соң кергән» дип яза, 19нчы гасырда. Аның татарча атамасы да юк, рустан, «стол»дан алынган. Фукс яза: «Казан байларында да өстәлдә савыт-саба торган, күп әйбер сәкедә эшләнгән».

Мичнең дә милләте бар, дисәк була. Авылдагы күрше дядя Володяның рус миче иде. Ул бик зур, аның өстендә йокларга да була. Татар мичендә казан була – бу безгә генә хас әйбер. Казан һуннар заманыннан күчмә тормышта кулланылган.

Бизәкләрдән шәмаил, сөлгеләр, «Аятел-Көрси»ләр генә була, алар түрдә торган. Кеше, хайван сурәтләре эленмәгән.

Татар өе элементлары күчмә тормыштан калгандыр, дип әйтәләр. Татар хатын-кызлары тукымаларны бик яраткан. Пәрдә итеп ак тукыма кулланганнар.

Татар өе тирмә тормышыннан алынганмыни?

– Минем остазым Завялова Маргарита Константиновна: «Татар өе – тирмәнең ниндидер бер чагылышы», – ди иде.

Тирмә – күчмә төркиләргә хас әйбер. Тирмә түгәрәк, аның керү урыны гел көньякка карый, уртада учак, өстә төнлек, уң якта хатын-кыз ягы, сул якта ир-ат ягы. Түрдә – сандыклар.

Татар өенә карасак, ул – тирмәнең чагылышы. Тирмәдәге учак мич рәвешендә, бераз кырыйгарак кына күчкән. Игътибар итсәк, мич рус өендәге кебек диварга тиеп тормый, ара була. Без шул караңгы аралыктан узарга курка идек. Өстә – төтен чыгар өчен төнлек. Ул атама әле дә сакланган, без морҗаның өстен «төнлек» дип йөртәбез. Тирмәдәге казан мичкә күчкәндер, һәм инде ул мичкә сыланып куела. Тирмәдәге кебек үк, йортның хатын-кыз һәм ир-ат ягы бар. Түгәрәк тирмәдән почмаклы йортка күчкәч, татар өен чаршаулар белән түгәрәкләндергән. Татар хатын-кызлары почмакны яратмыйлар, почмакларга гел шушы кызыл башлы сөлгеләрне эләләр. Чаршаулар – татарларга күчмә тормыштан күчкән әйбер. Шул ук чордан тукымалар белән бизәү калган.

Тукуның ике технологиясе бар: чүпләм техникасы – «браная техника» (ул рус, фин-угыр халыкларына хас) һәм асалап сугу – «закладная техника». Соңгысы күчмә төрки халыкларга хас, ул безгә шуннан күчкәндер. Хатын-кыз бит инде гомер-гомергә чиккән, бирнәләрен дә чигеп әзерләгән.

Тирмәдәге киез сәкегә күчкән.

Бездә әле өй юу бар. Язын татар өй юа. Тирмә булганда, елга бер тапкыр – язын – безнең бабалар тирмәне юганнардыр, тузанын кагып, көяләрне бетереп, кояшта кыздыргандыр, шуннан калмады микән, дип уйлыйм. Түшәкләр-ястыклар да ул чордан кала ала. Мендәрне челтәр белән каплаганнар.

– Бу элементлар шәһәр тормышына да үтеп керәме, әллә югалачакмы?

– Югалыр инде. Дөрес, намазлыклар сакланыр, түбәтәйләр, тәсбихләр, комганнар калыр. Вакыт үзгәрү белән нәрсәдер үзгәрә. Диварларда элек сурәтләр куелмаган, аннары куела иде, хәзер, дин кушканча, аларны алабыз. Калган әйберләр – планировка, мичләр саклана алмас инде.

Татарстанда татар мичләре беркайда да юк инде, чөнки газ керде. Минем туган ягым – Киров өлкәсендә әле газ кермәгән иде, мичләр сакланды. Әмма хәзер газ керә, анда да мичләр юкка чыга.

Хәзер авыл өенең дә рәвеше үзгәрде. Бигрәк тә тәрәзә йөзлекләре бик матур иде, хәзер пластмассадан ясалган тәрәзәләр керә, йөзлекләр юкка чыкты, алар урынына калай гына эләктереп куялар. Милли элементлар әкренләп китеп бара. Казан артында – Арча районында өйләрне төрле төсләргә матур итеп буяу гадәте бар иде, ул Болгар чорыннан калган кебек. Ләкин бу да югала бара.

Бу яхшымы, начармы?

– Үзем гореф-гадәтләрнең саклануы ягында. Этнограф буларак, «начар» дип бәялим, ләкин без тормышны үзгәртә алабыз микән?

«Татарның культурасы 30 процентка исламнан тора»

Безнең буын – совет чоры балалары, атеизмда үскәнбез. Аллага ышанмау булган, шуңа да этнографиядә гади тормыштагы күп әйберләрнең ничек килеп чыгышын гади генә итеп аңлаталар иде. Әйтик, татарның түбәтәе каян килеп чыккан? «Шлем астыннан башка йомшак булсын өчен кигәннәр». Бүтән төрле аңлатылмады. 90нчы елларда үзгәртеп корулар башлангач, исламга кайта башладык. Үзебезнең гореф-гадәтләргә ислам күзлегеннән карый башласак, бик күп әйберләр килеп чыга. Минем карашымча, татарның культурасы, базасы, скелеты бер 30 процентка исламнан тора.

Мәсәлән, түбәтәй ислам дине кушканча кергән булырга тиеш, ир-ат мәчеткә бара, ул түбәтәй кияргә тиеш. Мин аны бернинди «подшлемниктыр» дип уйламыйм. Йомшак аслы читекләр дә безгә мәчет аркылы керергә мөмкин. Мәчеттә мәсех кылганда читекне су белән чылатып кылабыз, читекләр шуның өчен кирәк. Читекләр башта оекбаш шикелле була, юка, аслары каты түгел, алар мәчеткә йөрер өчен кирәк була. Тәһарәт алганда су булмаса, мәсех кылырга кирәк. Аякта тәһарәт булырга тиеш, шул читек дигән әйберне киябез. Читек ул нечкә тиредән ясалган була. Сул кулның өч бармагы белән, суга чылатып, шулай үткәрәбез. Әлеге гамәл билгеле бер вакытка кадәр аякны юуны алмаштырып тора. Музей коллекцияләрен карасак, читекләр йомшак була, каты табаны юк. Хатын-кызларныкы төрле төсле кисәкләрдән тегелсә, чигелсә, ир-атларныкы кара булган.

Көнкүрештә нәкъ менә ислам белән бәйле тагын нәрсәләр бар?

– Комганнар. Алар турында татар сөйләргә ояла инде ул. Аларның төрләре бар – классик тип, авылныкы, юлныкы – анысы кысылган була, балаларныкы, Урта Азиянеке. Менә аларның кайчан һәм ничек барлыкка килгәнен өйрәнсәң, бик кызык килеп чыга. Мәрҗани үзенең Болгар турындагы китабында яза: 18нче гасыр ахыры – 19нчы гасыр башында Ибраһим бин Хуҗаш исемле бер кеше Урта Азиядә укып кайта һәм киленнәрнең бирнә белән комган алып килү гадәтен кертеп җибәрә. Комганнар аңа хәтле дә була алар, ләкин ныклап кертелүе шушы очрак белән бәйләп аңлатыла.

Татарның үз-үзен тотышында нинди гадәтләр булган?

– Безнең әбиләр сөйләшкәндә авызны яулык белән каплыйлар, ул каян килеп чыккан? Исламнан. Ислам буенча хатын-кызлар битләрен капларга тиеш, ә бу инде безнең яулык кырые белән авызны каплау. Татар киеме, исламча, киң. Хатын-кызлар гел яулык бәйли. Хәзер кызларга, нигә гарәпләр шикелле яулык бәйләдең, ә татарча түгел, дип бәйләнәләр: «Нишләп син калфак белән генә йөрмисең?» – диләр. Әлеге киемнәрнең тарихын карасак, яулык та, калфак та булган. Калфак зур була. 19нчы гасыр ахырында калфаклар, кечерәя-кечерәя, шундый кадап кына куя торган баш киеменә әйләнә. Шушы вакытта нәрсәдер була – яулыклар салына.

Гадәтләргә килгәндә, әни «ашамлыкны тәрәзә төбенә куйма» дия иде. Ипине өлкән ир – бабай, ата гына кисә, аны сындырып кына ашаганнар. Ипинең валчыгын да сыпырып капканнар, идәнгә төшерергә ярамый. Авыл кешеләре авыз ачканда, иснәнгәндә, авызны каплый. Шәһәрдә кеше авызын ачканда капламый. Өйгә кергәндә, татар һәрвакыт аяк киемен сала.

Сөйләгәндә, эш башлаганда, ашаганда, «бисмилла» әйтеп башлыйбыз. Мәрҗани яза: 19нчы гасырда, шушы Ибраһим Хуҗашка хәтле ашларда ир-атлар һәм хатын-кызлар бергә утырган. Аннары аерым утыру кертелә башлый. Татар көнкүрешендә өйдә ир-ат хуҗа була, 19нчы гасыр ахыры – 20нче гасыр башында бөтен әйбер дә бабайдан, ир-аттан торган.

«Болгар чорында аз гына матриархат булган»

Болгар чорында хатын-кызлар хуҗа булмаганмыни?

– Аз гына бардыр. Этнограф буларак әйтә алам – удмуртларда гаиләдә әле дә баш рольне хатын-кыз үти. Өйләр төзи, эшли, матриархат инде. Татарларда классик чорда ир-ат баш, хәзер, әлбәттә, алай түгел. Болгар чорында ничек булгандыр – әйтә алмыйм. Риваятьләрдә хатын-кыз сугышчы буларак сугыша, көрәшкә чыга, ул якка аз гына ишарә бар.

«40 кыз риваяте...» – шуларны әйтәсезме?

– Әйе, аннан инде 1000 ел үтте, без инде – классик мөселманнар.

Ә сез бит «хәзер алай түгел» дисез, димәк, хәзер «үз асылыбызга кайтабыз» булып чыгамы?

– Мине Хәбибрахман бабай тәрбияләде. Әни дә, исән булганда, «бабаеңның рөхсәтеннән башка бер нәрсәгә дә тиеп булмый иде» дип сөйләде. Әниләр чорында, сугыш чорында нәрсәдер үзгәрә безнең, хатын-кызлар тигезлеккә омтыла, совет чорында хатын-кызлар өскә чыкты. Хәзер без соңгы 30 елда үзебезнең асылыбызга кайтабыз, яисә кайтырга тырышабыз. Исламны алабыз, өйрәнәбез, менә болай булган икән, 1000 ел тарихта нинди тайпылышлар булган, ниндидер 40 көн, агач утырту һ.б. мәҗүсилекнең калдыклары... Без я асылга кайтырбыз һәм сакланып калырбыз, я инде эреп бетәрбез...

Асылыбыз дип, сез алайса исламны саныйсыз?

– Совет чорында, ислам – аерым, этнография, гореф-гадәтләр аерым, дип карый идек. Башта безнең белем җитмәгәндер. Безнең татарның культурасында ислам – ул нигез. 19нчы гасырны гына алыйк. Нишләп урыс сатучылары гел татарны управляющий итеп алалар? Ул вакытта әле без исламда, диндә, татарга-мөселманга урларга ярамый, аракы эчәргә ярамый, ялганларга ярамый. Ул чор татарлары управляющий буларак идеаль булганнардыр. Шул асылга кайтсак, әйбәт булыр иде. Мәсәлән, татар авылы өе бикләнмәгән – ишеккә таяк терәп куйдың да, бер кеше керми. Нишләптер, хәзер бу үзгәрде.

«Цивилизация – бер Аллалыкка, дингә ышану»

Ислам кабул ителгәннән соң нинди үзгәрешләр була халыкның телендә, мәдәниятендә, киенүендә, көнкүрешендә?

– Ислам татарларга, болгарларга зур үзгәрешләр алып килгән. Алтын Урда чоры турындагы «Орда» кинофильмында татар ханнары, нишләптер, кулларын юмаган, пычрак кына өйдә утыралар, сугышалар, бер-берсен буалар һәм ниндидер комнан ясалган өйләр сурәтләнә. Алтын Урда чорында нәрсә булган? Болгарда архитектура алга китә, гарәп илчеләре әйтәләр: шәһәр бик зур, урамнар киң, анда бизәлгән мәчетләр төзелгән. Алтын Урданың беренче башкаласы Болгарда 5 мунча төзелә. Алар – кечкенә түгел, астан ягына торган, византия яки кытай системасы буенча җылытылган мунчалар. Мич тышта, эчкә төтен керми, җылы идән астыннан бара. Ул шундый клуб була – анда халык җыела, юына, сөйләшүләр бара. Су арык буенча агып килә, пычрагы канализация буенча ага. Белгәнебезчә, канализация Европада 350 елдан соң гына барлыкка килә. Алтын Урда чорындагы савыт-сабаларны карагыз – алар бик матур. Товарлар Кытай, Кавказ, Урта Азия, Балтыйк буеннан килгән.

Нәрсә ул цивилизация, дигән аңлатманы өйрәттеләр. Нәрсә ул цивилизация – шәһәр культурасымы, алга киткән ниндидер урынмы? Үземә шундый нәтиҗә ясадым – цивилизация бер Аллалыкка, дингә ышану түгел микән? Мәҗүсилектә кеше алда нәрсә буласын белми, анда урман иясе бар, өй иясе бар, анда хайван иясе. Ислам нәрсә әйтә? Барысы да Аллаһ Тәгаләдән тора. Кеше туганда ук билгеле була кайчан туачагы, аңа нихәтле ризык җибәрелә, кайчан киләсе тормышка күчә. Шунлыктан кеше дингә килгәч, бик каты үзгәрәдер. Ул инде тынычлыкка килә.

922 ел Идел буе болгарлары ислам динен рәсми рәвештә кабул итәләр. Ләкин аңа кадәр дә монда ислам дине булган, дип яза ибн Фадлан. Аларның мәчетләре булган, «ләкин безнең белән ниндидер аерма» ди. Мәсәлән, ул әйтә – безнең төнге намаз, иртәнге намаз, ә аларның кайвакыт ничектер кушыла, ди. Без инде исламны кабул иткән булганбыз. Альфред Хәсәнович Халиков безгә этногенез курсларын укыганда: «Безнең бабалар ислам белән иртәрәк танышканнардыр, болгарлар Төньяк Кавказда яшәгәндә үк танышмадылар микән», – дия иде. Археологлар җирләү йолалары исламча булганлыгын искәртә.

«Минемчә, «чи татар» дигән сүз мәҗүсилектәге татарларны аңлата»

Рәсми рәвештә ислам кабул ителгәнче, Болгарда халыкның көнкүреше ниндирәк булган?

– Күчмә тормыштан утрак тормышка күчә торган чор дип әйтергә буладыр. Ул вакытта мәҗүсилек тә, Тәңрегә ышану да булырга тиеш. Татарларда «чи татар» дигән термин бар бит, ул шул чордан калмады микән, дип уйлыйм. Менә минем туган якларда – Малмыж ягында – «чи мари» дигән сүз бар. «Чи мари» ул мәҗүсилектә калган мариларны аңлата. Без «чи татар»ны чын татар дип аңлыйбыз. Әлеге термин шул мәҗүсилектә булган татарны аңлатмады микән?

Кайбер галимнәрнең сүзе буенча, тәңречелек – бер Аллалыкка күчү баскычы. Ник дигәндә, монда бер Алла – бер Тәңре безнең тормышны билгели, шуңа күрә тәңречелекне гади генә мәҗүсилек дип әйтә алмыйбыз. Монда яшәгән кабиләләр, һәр нәрсәнең үз иясе бар, дип ышанганнар, ә алар өстендә Тәңре тора. Ул – күчмә халыкларга хас әйбер, аны «зәңгәр күкнең алласы» дип тә атыйлар.

Альфред Хәсәнович Халиков әйтүенчә, 4нче гасырда халыкларның бөек күченеше чоры була, һәм безнең территориягә шушы күчмә халыклар, кабиләләр килеп чыга. Алар атта була, сугышчылар, тимерне эшкәртә беләләр, өзәңгене һәм ат авызлыгын инде уйлап чыгарган булалар. Ул кабиләләр үзләре белән шушы тәңречелек культын алып килгән.

Безнең экспозициядә җирләү битлеге бар, ул көмештән ясалган. Ул 9-10нчы гасырга карый, бу – бик кызык әйбер. Бу культны йә төрки кабиләләр алып килгән, йә Урал артыннан угыр кабиләләре. Шундыйрак гореф-гадәт иштәкләрдә-остякларда һәм бүтән төньяк халыкларында сакланып кала. Якынрак чорны карасак, мәетнең күзенә акча салуларын очратырга мөмкин. Бу – мәҗүсилекнең калдыгы булырга мөмкин.

«Чи татар» үзегез уйлап чыгарган әйберме?

– Бу – минем шәхси күзаллавым.

Тәңречелек ни рәвешчәдер сакланып калганмы?

– «Татар исламы» дип сөйлибез бит, анда ниндидер үзенчәлекләр күрәбез. Мәсәлән, зиратта агач утырту. Хәзер бит утыртыргамы-утыртмаскамы дигән көрәш бара. Киров өлкәсе Малмыж районы Яңа Смәил авылыннан мин. Чишмәдән су эчкәндә, әни, суык тимәсен дип, киемнән бер җепне тартып ала иде һәм суга сала иде. Моны ислам белән берничек тә аңлатып булмый, шул чордан калган әйберләр.

Этнографлар өчен 19нчы гасыр – классик чор. Татарлар 1000 ел яшәгән исламда, шуның өчен без бик нык, мәҗүсилек калдыклары бик аз. Алар сынамышларда бар. Мәсәлән, көянтә аркылы атларга ярамый. Утка кагылышлы күп сынамышлар бар – төкерергә ярамый, пычак белән кадарга ярамый, йомышны йомышларга ярамый. Шайтаннар кермәсен дип, кайбер авылларда ишек төбенә тимер салалар, шулай ук ишек өстенә артыш элеп кую. Бала тугач, күз тимәсен дип, миләштән агач кисәге бәйләп куялар.

Татар халкындагы риваятьләр: тарихи чагылыш

Ислам темасын өйрәнгәндә, кызыклы гына ачышларга тап булдым. 1902 елда Казан император университетында басылган шәмаил бар музейда. Аны абыйлы-эне Әхмәтовлар ясый. Анда 3 легенда-риваять бирелә. Беренчесе Александр Македонский – Искәндәр Зөлкарнәйн турында. Риваятьтә әйтелгәнчә, Искәндәр сугышчылары килә, болгар хатын-кызларын кияүгә алалар, Болгар шәһәрен төзиләр. Әмма бу тарих буенча чагышмый, Зөлкарнәйн чоры ул безнең эрага хәтле булган, ә Болгар – 7нче гасыр. Әмма бу риваять татарларда яшәгән.

Тагын бер риваять Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләре турында. Мөхәммәд пәйгамбәр вакытында 3 сәхәбә килә. Патша кызының аяклары йөрми торган була. Сәхабәләр аны дәвалый. Мөхәммәд пәйгамбәр аларга, имеш, кара савыты, таяк һәм чалма биргән. Ниндидер каен ботагы алып, шушы кара савытына утырталар һәм анда каен яфрак яра, шуның белән бу кыз дәвалана. Патша кызын мунчада себеркеләр белән дәваламадылар микән, бу шуның чагылышы түгел микән, дип уйлыйм. Әлеге риваятьтә сәхабәләрнең исемнәре дә бирелә. Габдрахман, Хантал, Зөбәер. Габдрахман Зөбәернең улы булырга тиеш – Габдрахман бин Зөбәер дип бирелә, Хантал бин Рабигъ, Зөбәер бин Җәгъдә. Риваятьтә 632-633 еллар турында сүз бара. Тарихка карасак, бу елларда безнең бабалар Төньяк Кавказда яшәргә тиешләр әле, Бөек Болгарстан, Кубрат ханнар чоры. Тарихи яктан чагышмый. Тарих сәясәткә хезмәт иткән, шуңа чынбарлык кайсы якта – билгесез. Патша кызы терелгәч, Хантал аңа өйләнә, Зөбәер һәм Габдрахман кайтып китә. Болгарда хәзер Габдрахман чишмәсе бар. Бу риваять Төньяк Кавказдан килмәде микән, ди иде Халиков, шунда ук безнең бабалар мөселман булмады микән.

Өченче риваять – «ибн Фадланның Урта Иделгә килеп чыгуы». 922 елда патша – Болгар әмире – Багдадтан кешеләр чакыртып ала. Монысы инде чынбарлык.

Ислам килгәч, болгарларга, шушы чордан көньяк, Көнчыгыш культурасы керә башлый, бөек гарәп цивилизациясенә керә башлыйбыз. Безгә гарәп графикасы, гарәп культурасы үтеп керә, һәм без шушы культура белән 1000 ел яшибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100