Милли матбугат турында сөйләшү: «Барысын да булдыра алабыз, бары тик теләк кирәк»
Казанда XI Милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы узды. Форумның пленар утырышында милли матбугатның киләчәге, газета-журналларны таратудагы кыенлыклар һәм редакцияләрдә ясалма интеллект куллану турында фикер алыштылар.
Пленар утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, БДТРК генераль директоры урынбасары – БДТРК төбәк бүлеге департаменты башлыгы, Россия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы президиумы әгъзасы Рифат Сабитов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Диалог Регионы» коммерцияле булмаган оешмасының җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе җитәкчесе Ольга Медникова катнашты. Утырышны БДТРКның Төньяк Кавказ буенча корреспондентлык бюросы җитәкчесе Сәлимә Зариф алып барды.
Утырышта күтәрелгән кайбер мәсьәләләрне тәкъдим итәбез.
Газеталарга язылу бәясе арта
Татарстанда социаль әһәмияткә ия басмаларны почта аша таратуга бирелә торган 25 процентлы ташлама бетерелә. Бу исә газета-журналларга язылу бәясе 40-70 процентка кадәр артуга китерәчәк. Узган ел субсидияләнүче басмалар исемлегеннән 56 газета чыгарылган, аларның күбесе милли телләрдә нәшер ителә.
XI Милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы Россиянең 30 төбәгеннән медиа җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен җыйды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Илсөя Садыйкова әлеге үзгәрешләрнең, иң беренче чиратта, өлкән яшьтәге укучыларга авырлык китерәчәген әйтте.
Быел гына мине республика басмасына баш мөхәррир итеп билгеләделәр. Моңа кадәр 12 ел район газетасында эшләдем, баш мөхәррир булдым. Чынлыкта, без бу мәсьәлә белән бераз иртәрәк тә очраштык. Хәзер исә бу хәл, чыннан да, журналистларга бик нык тәэсир итәчәк.
Район газетасы укучыга якынрак. Чөнки анда эшләүче журналистлар һәрбер укучысын диярлек танып белә. Авылдагы әби хәзер: «Мин гомер буе сезне укыдым, хәзер пенсиям җитми», – ди. Аңа ашарга алыргамы, яраткан газетасын укыргамы? Бу бик куркыныч, – диде ул.
Айдар Сәлимгәрәев исә ташламалар бетерелү процессы 3 елга сузылачагын әйтте. Аның сүзләренчә, льготалар 2027–2029 елларда әкренләп бетереләчәк.
– Проблема газета-журналлар тарату бәясенең югары булуында гына түгел бит әле. Газета-журналларны таратуда кыенлыклар да бар. Почта бүлекләре көн саен ябыла, почта хезмәткәрләре юк. Бу мәсьәләне, кызганыч, җирле дәрәҗәдә генә хәл итеп булмый, – диде Айдар Сәлимгәрәев.
Айдар Сәлимгәрәев: «Проблема бәянең югары булуында гына түгел бит әле. Газеталарны таратучылар да юк»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Милли матбугатка яңа форматлар кирәк
«Национальный акцент» проекты җитәкчесе Маргарита Лянге милли массакүләм мәгълүмат чараларына төрле дәүләт ярдәме күрсәтелүе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, узган ел Цифрлы үсеш министрлыгы линиясе буенча милли темаларга багышланган 19 проектка 30 млн сум, ә 141 басма матбугат чарасына якынча 54 млн сум ярдәм күрсәтелгән.
Аның фикеренчә, милли басмаларга БДТРК яки Беренче канал кебек федераль медиалар белән көндәшлек итү кыен. Шулай да алар үз аудиториясен табарга сәләтле. Моңа мисал – аудиториясе күп булган «Национальный акцент» каналы.
«Националь акцент» кебек проектлар күп булырга тиеш. Минемчә, һәр төбәктә җирлекнең этник һәм мәдәни үзенчәлекләре, төрлелеге турында сөйләүче лидер булырга тиеш. Илебез зур, анда 89 төбәк бар, һәркемгә дә урын җитәрлек. Шуңа күрә, минемчә, безгә үзгәрешләрдән курыкмаска, бу теманы иреклерәк яктыртырга кирәк, – диде Маргарита Лянге.
Ясалма интеллект журналистны алыштырырмы?
Пленар утырышта ясалма интеллектны редакция эшендә куллану мөмкинлекләре турында да сөйләштеләр. «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рөстәм Гәрәев ясалма интеллектны куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм гамәлгә ашырылган берничә проект белән таныштырды.
Рөстәм Гәрәев: «Яшьләр нейрочелтәрләр куллана икән, куллансыннар. Иң мөһиме – моны акыл белән эшләсеннәр»
Фото: © «Татар-информ»
Аларның берсе – Татарстан Республикасы көненә әзерләнгән махсус проект.
Без аны программистларсыз, нейрочелтәр ярдәмендә эшләдек. Идея туды һәм бер айдан соң махсус проект әзер иде инде. Болай эшләү бик уңайлы, чөнки программистлар еш кына эшне озак башкара. Ә бездә барысы да тиз булды… Әлбәттә, текстларны әзерләүгә вакыт китте – аны журналист язды. Ахыр чиктә матур махсус проект килеп чыкты, – дип сөйләде ул.
Редакциянең тагын бер проекты – татарның бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил турында комикс. Комиксны ясаганда да ясалма интеллект кораллары кулланыла.
Рөстәм Гәрәев сүзләренчә, ясалма интеллект кораллары, мәсәлән, журналистларга дизайнер эшен башкарырга мөмкинлек бирә.
«Интертат» редакциясендә штатта дизайнерлар юк. Социаль челтәрләр өчен график материалларны СММ белгечләр яки журналистлар үзләре ясый. Бу исә эшне тизрәк башкарырга мөмкинлек бирә, – дип белдерде баш мөхәррир.
Аның фикеренчә, ясалма интеллект журналистны алыштырырга тиеш түгел. Ул – журналистның эшен җиңеләйтүче корал гына. «Җаваплы хезмәткәрләр дә, җавапсызлары да һәрвакыт булган. Яшьләр нейрочелтәрләр куллана икән, куллансыннар. Иң мөһиме – моны акыл белән эшләсеннәр», – диде Рөстәм Гәрәев.
Якутия тәҗрибәсе: милли телдә кино төшереп, 20 млн сум җыйганнар
«Сахапечать» медиахолдингы генераль директоры Ньургуйаана Стручкова үз төбәгендәге тәҗрибә белән уртаклашты.
Бүгенге көндә «Сахапечать» – Саха Республикасында гына түгел, бөтен Ерак Көнчыгыштагы иң зур медиахолдинг. Хәзерге вакытта без 102 массакүләм мәгълүмат чарасы чыгарабыз, шуларның 50се – басма матбугат чаралары. Аларның 30ы милли телләрдә нәшер ителә.
Безнең горурлыгыбыз – ilken.ru порталы. Анда Саха Республикасының биш рәсми телендә контент әзерләнә. Болар – эвен, эвенк, долган, юкагир һәм чукча телләре. Бу телләрдә сөйләшүчеләр бик аз, шуңа күрә әлеге эш зур көч һәм тырышлык таләп итә. Проект Саха Республикасының телләрен саклау һәм үстерү дәүләт программасы ярдәмендә тормышка ашырыла, – дип сөйләде ул.
Ньургуйаана Стручкова: «Кайчак мөмкин түгел булып тоелган эшләргә курыкмыйча тотынырга гына кирәк»
Фото: «Татар-информ». Владимир Васильев
Аның сүзләренчә, шул ук программа ярдәмендә мәктәпләрдә медиаүзәкләр булдырылган. Әлеге медиаүзәкләрдә укучылар белән эшлиләр, аларның язмалары төрле басмаларда да дөнья күрә.
Мәктәп медиаүзәкләре белән нибары өч ел эшлибез. Яшь хәбәрчеләребез соңыннан Төньяк-Көнчыгыш федераль университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Университетта да алар белән эшләвебезне дәвам итәбез, – дип сөйләде ул.
Өч ел дәвамында «Сахапечать» балалар өчен якут телендә «Мэхээлэчээн булчут» («Тайга каникуллары») фильмын төшергән. Быел мартта прокатка чыккан картинадан якынча 20 млн сум җыйганнар. «Безнең проблемалар күп, барыбыз да билгеле бер кысаларда эшлибез. Минем сезне бераз илһамландырасым килә. Кайчак мөмкин түгел булып тоелган эшләргә курыкмыйча алынырга гына кирәк. Чөнки без барысын да булдыра алабыз. Моның өчен бары тик теләк кирәк», – диде Ньургуйаана Стручкова.