Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Милли хәзинә" татар өстәл уенын уйлап тапкан Вячеслав Сурмятов: "Уен татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыра ала"

Свердловскида яшәүче татар егете, милли хәрәкәт активисты Вячеслав Сурмятов үзе уйлап чыгарган “Милли хәзинә” өстәл уенын тиздән яңа форматта тәкъдим итәчәк. Татар дөньясында Салават исеме белән танылган бу егеткә татар өстәл уенын уйлап табарга кайдан илһам килгән? Ни өчен өстәл уеннарын аз уйныйлар? Уен уйлап табу өчен нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк? Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
"Милли хәзинә" татар өстәл уенын уйлап тапкан Вячеслав Сурмятов: "Уен татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыра ала"

– Вячеслав, “Милли хәзинә” татар өстәл уенын ничек уйлап таптың? Илһам кайдан килде?

– Мин ике елдан артык татарча сөйләшү клубын җитәклим. Шунда миңа татар мәдәниятенә яраклашытырлган өстәл уенын булдыру идеясе килде. Баштан клубка йөргән кешеләр белән уйнап карадык, алар уенны бик ошатты. Шуннан соң, “нигә әле уенны бөтен кеше өчен дә эшләмәскә?” дип уйладым. Алга таба мин уенның сыйфатын үзгәрттем, дизайнер яллап, матур рәсемнәр керттем. Йөз кеше арасында “татар мәдәниятен нинди символлар белән күзаллыйсыз?” дигән сораштыру үткәрдем. “Чәкчәк”, “талкыш кәләвә”, “Кол Гали”, “Батыршаһ”, “Кол Шәриф” мәчете һ.б. җаваплар булды. Шулар арасыннан татар мәдәниятендә аеруча популяр булган символлар сайлап алынды, алар барлыгы 57. Бу мәгълүматлар уенның нигезен тәшкил итте.

– Син уйлап тапкан “Милли хәзинә” өстәл уенының үзенчәлеге һәм яңалыгы нәрсәдә?

– Уенның яңа форматы татар милли бизәкләре белән эшләнелгән тартмага урнаштырылачак. Моннан тыш, өстәл уенының кагыйдәләре белән таныштыра торган һәм һәр символ хакында язылган брошюра булдыру күздә тотыла. Брошюра шулай ук татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләнәчәк. 

Уенның үзенчәлеге шунда, беренчедән, анда өч телдә уйнарга мөмкин - татар, рус, инглиз. Икенчедән, әлеге уенда катнашкан төрле милләт кешеләре татар мәдәнияте турында күбрәк белә алачак. Уенны гаилә, дуслар, якыннар белән уйнарга мөмкин. Балалар уенны үзләре белән мәктәпләргә дә алып барып уйный ала. Өченчедән, мин бу уенны үзем уйлап тапмадым, “Доббль” өстәл уены нигезендә татар мәдәниятенә яраклаштырдым. Кагыйдәләре шул ук калды.

– “Милли хәзинә” уенының “Доббль” уеныннан аермасы бармы соң?

– Минем уенымда һәр символ индивидуаль персонажга ясалган. Шулай ук, һәр уен карточкасы гади кәгазь бите генә түгел, ә махсус материал белән тышланган.

– Яшь категориясе чикләнгәнме?

– Өстәл уенының диапазоны киң. Аны өч яшьтән алып иң өлкән яшьтәге кешеләр дә уйный ала, бу яктан чикләүләр юк. Уенны уйнар өчен бары тик осталыгыңны һәм игътибарыңны гына алга җигәргә кирәк.

– Уен барышында кызыклы очракларга юлыккан булдымы?

– “Милли хәзинә” уенын руслар яисә инглизләр белән уйнаганда, алар кайбер символларны кызык итеп әйтте. Ул вакытта әле махсус таныштыра торган карта юк иде, алар, белмәгәнлектән, Шиһабетдин Мәрҗанине “сакаллы карт”, пәрәмәчне “пирожок” дип атады.

– Әлеге проектта уйнаган кешеләрнең уен барышында татар теленә кызыксынулары уянмадымы?

– Мин күп кенә татар форумнарында катнашам, алар Россиянең төрле төбәкләрендә уза. Өстәл уеннарына Себердә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Әстерханда, Пермьдә һәм Казанда ихтыяҗ бар. Уеннарның таралу географиясе киң. Өстәл уеннарын сатып алучылар бар икән, димәк, ул актуаль. Өстәл уены ярдәмендә телне өйрәнүгә ихтыяҗ туа. Татар теле белән кызыксынып киткән кешеләр бар.

– Хәзерге вакытта нинди татар өстәл уеннары бар?

– “Әкият, “Акыллы көрәш”, “Татарча мафия” – бу өстәл уеннарының авторлары Айнур Әхмәтов белән Наил Шабанов. Алар уеннарны Санкт-Петербургта бергә укыган вакытта уйлап тапкан.

– Татар өстәл уеннары популярмы? Күп уйныйлармы?

– Барысы да өстәл уеннарын дөрес тәкъдим итүдән, аңа кызыксындыру уятудан тора. Өстәл уеннарын күп кеше уйнамый, татар өстәл уеннарын аеруча аз кеше уйный. Шуның өчен, өстәл уеннарын үстерергә кирәк, мотивация булырга тиеш.

– Ничек уйлыйсың, ни өчен бүгенге көндә өстәл уеннарының саны аз?

– Миңа калса, өстәл уеннарының аз булуының төп сәбәбе – зур конкурентлык. Хәзерге вакытта инглизләрнең өстәл уеннары киң таралган. Минем фикеремчә, уеннарны кешене кызыктыру өчен генә түгел, ә уйнаучыларда мәдәни кыйммәт булдыру өчен, ягъни файдасы булсын өчен эшләргә кирәк.

– Өстәл уеннарын уйлап табучыларга нинди киңәшләр бирер идең?

– Өстәл уеннарын мөмкин кадәр арзан бәядән эшләргә кирәк. Уенны уйлап тапкач та, якын-тирә күршеләреңә, иптәшләреңә, дусларыңа күрсәтеп карарга тәкъдим итәм. Алар шунда ук сиңа җитешсезлекләрне, кимчелекләрне, уенның өстенле якларын әйтеп бирә. Шулай ук, күзләрне җәлеп итү өчен, уенның матур дизайны эшләнгән булырга тиеш. Уенны уйнаучы өчен һәр яктан җайлы итеп ясасаң отышлы. Әйтик, бер популяр уенны аласың да, акрынлап кына аңа яраклашасың, ул сиңа зур этәргеч булып тора.

– Киләчәккә нинди планнарың бар?

– Әгәр дә иганәчеләр таба алсам, яңа формат “Милли хәзинә” уенын 1000 данә белән чыгарасым килә. Ким дигәндә, өстәл уены 200 экземпляр белән чыгачак дип уйлыйм. Тираж күбрәк булган саен уен да күбрәк була дигән сүз. Өстәл уены 1200-1500 сум тирәсе торачак. Беренче уеным 100 тираж иде, ул дүрт ай эчендә сатылып бетте.

“Милли хәзинә” уенының яңа форматын июль аенда чыгарырга өмет итәм. Аны август аенда узачак “Бөтендөнья татар яшьләре форумы”нда тәкъдим итәргә җыенам.

Сурмятов Вячеслав Юрьевич - 1989 елның 8 ноябрендә Курган өлкәсенең Шатров районы Дальние Кубасово авылында туган. Шадринск дәүләт педагогика институтының чит телләр бүлеген тәмамлаган. Свердловск медицина колледжында инглиз теле укытучысы булып эшли. Рус, татар, инглиз, немец телләрен яхшы, француз, итальян телләрен аңлау дәрәҗәсендә белә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100