Милли җанлы Камилә Зәйнуллина: «Калфак кигәч, баш иелми, үзеңне Сөембикә дип хис итәсең»
Милләтнең байлыгы – аның кешеләре. Бай күңеле, күркәм холык-фигыле һәм эш гамәле матур булган кешеләре. Кама Тамагы районы Олы Салтык авылы кызы Камилә Зәйнуллина да әнә шундыйлардан.

Камиләгә 25 яшь. Мәктәп елларыннан ук бик актив була ул. Йөзү, чаңгы, рәсем, җыр, бию, бадминтон түгәрәкләре, җидееллык музыка мәктәбе – берсе дә калмый, барысын да сынап карый Камилә. Чит телләрне өйрәнүгә дә мәхәббәте көчле була.
Инглиз телен бик ярата идем. Телләрне яраткач, төрле илләргә сәяхәт итәсем килде. БДИны да җәмгыять белеме һәм инглиз теленнән тапшырдым. КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтына инглиз һәм гарәп телләре тәрҗемәчесе белгечлегенә укырга кердем. Параллель рәвештә инглиз теле укытучысына да укыдым, – ди Камилә. Телләр дөньясы үзенә бөтереп алып кереп китә аны. Кем генә кызыкмас икән чит халыкларның телләрен камил дәрәҗәдә белеп, алар белән иркен сөйләшергә. Ә Камилә моңа ирешә дә, укыган вакытта ук синхрон тәрҗемәләр ясый. Укып бетергәч тә, Казан кирмәненә гид булып эшкә урнаша. Параллель рәвештә читтән торып тәрҗемәче булып та эшли.
«Үз телемне, тарихымны оныта барганны аңлау авыр булды»
Әмма бервакыт Камиләгә үзендә нәрсәдер җитеп бетми кебек тоела башлый. Фикер сөреше киңәйгән саен, дөньяга карашлар да үзгәрә. «Үз телемне, тарихымны оныта барганны аңлау авыр булды», – ди ул.
Институтта укыганда гарәп илләренең, Европа илләренең тарихларын, телләрен, барлык үзенчәлекләрен өйрәндек. Бер мизгелдә шуны аңлый башладым: татар телендә ык-мык килеп кенә сөйләшәм икән. Дәресләрдә, группадашлар белән русча сөйләшәбез. Авылда әти-әни белән генә татарча сөйләшә идем. Анысы да, озаклап уйлап, җөмлә төзелешенә игътибар итми генә. Чит илләрнең тарихын яхшы беләм, үз туган җиремнекен – начар. Шул вакытта бик нык уйландым. Минәйтәм, ничек инде, Татарстанда торып, үз тарихымны, телемне белмим, – дип уйга кала Камилә.
Шушы вакытта Телеграм-каналда Бөтендөнья татар конгрессының форумга волонтерлар җыюы турында игъланны күреп ала. Форумга волонтер булып барып, милли хәрәкәткә кушылып китә. Шушы тирәдә кайнап йөргән арада татар конгрессының Башкарма комитетында вакансия да бар икәнен белеп алып, биредә эшли дә башлый.
«Балалар өчен чара уздырырга ниятләдем»
Милли мохиттә эшләү эзсез узмый Камилә өчен. Быел ул үзе иганәче дә, үзе оештыручы да булып, туган авылында чара үткәрергә алына.
«Теләче районында «Ак калфак» оешмасының «Җәйге ялга – авылга!» дигән күчмә утырышы узган иде. Теләче җирлегендә балаларның җәйге ялын авылда оештыру тәҗрибәсен уртаклашуга юнәлтелгән шушы чара күңелемә кереп калды, бик тә илһамланып кайттым. Үземнең авылымда да шушы эшне алып барасы иде, дип уйладым. Эштән еллык ялымны алуга, туган авылыма кайттым. Балалар өчен чара уздырырга ниятләдем. Бу дөнья белән таныштырасы, кызыклы якларын күрсәтәсе килде. Бик яратам балаларны», – ди Камилә Зәйнуллина.
Чара уздырганчы, авылдашлары, балаларның әти-әниләреннән дә фикерләшә. Балаларга кызык булырмы, теләп катнашырлармы, дип тә уйлана Камилә. Күңелгә шик кертүче, балаларга бу кызык түгел, алар телефонда гына утыра, дигән фикерләр әйтәләр аңа. Тик Камилә, тәвәккәлләп, уйлаган эшен азагына кадәр җиткерә.
«Барысы да кызык булды. Чара квест форматында үтте. Алга китеп булса да әйтим, ахыргы тукталыш мәчеткә бару иде. Көн дә эссе, арыгансыздыр, мәчеткә барып тормабыз инде, дидем балаларга. Барабыз апа, барабыз, дип кенә торалар. СөбханАллаһ, дидем шулчакта», – ди ул сөенеп.

Фото: © Камилә Зәйнуллинаның шәхси архивыннан
Чара 9-10 июль «Салтык-Quiz» исеме астында узган. Шушы авылдан булган һәм шәһәрдән кунакка кайткан 31 бала катнашкан. Камиләгә Олы Салтык авылы мәдәният йорты мөдире Мәйсәрә ханым да ярдәм иткән. Беренче көнне балаларның сәяхәте авыл мәктәбеннән башланып китә. Мәктәп бүгенге көндә ябык, тик аның эчендә төбәк тарихын өйрәнү музее булдырылган.
«Музейда һәрбер бала әти-әнисенең, дәү әти-әнисенең мәктәптәге чыгарылыш фотоларын табып карады. Әти-әниләренең укучы булган вакытларын күрү балаларга бик кызыклы булды. Гомумән, музеебыз бик бай. Иң кызыгы – болар барысы да балалар өчен яңалык. Авыл советы бинасына да кердек, Бөек Ватан сугышында һәләк булган авылдашларыбызга багышланган мемориаль такта янында да булдык. Балалар үзләренең дәү әти, бабай, туганнарының исем-фамилияләрен күрделәр. Шушы мемориаль тактага кырдан чәчәк тә җыеп салдык», — ди Камилә.

Фото: © Камилә Зәйнуллинаның шәхси архивыннан
Балалар китапханәдә Туфан Миңнуллин, Флера Сөләйманова, Хәмит Вәлиди, Фатих Халиди, Ибраһим Гази, Бакый Урманчы, Маннур Саттаров, Мөхәммәт Әблиев, Рәдиф Сәгъди — әлеге төбәктән чыккан яки шушы төбәк белән бәйле булган иҗат әһелләрен искә ала. Мәдәният йортында шәҗәрәләр күргәзмәсе, авыл кешеләренең фотоальбомнары белән таныша. Сорау-җавап форматында балалар үз исемнәренең мәгънәләре, нәсел шәҗәрәләре турында фикер алыша.
Балаларга авыл мәчетенең тарихын өйрәнү бигрәк тә кызыклы булган. Мәчет эчендә Камилә һәр балага тәсбих тарата, зикер әйтәләр. Мәчет тирәсендә дә эш кайнап тора Олы Салтыкта. Узган ел иганәчеләр ярдәме белән тышкы яктан яктыртылса, быел тәһарәтханә төзелгән.
Балалар үзләренең нәсел шәҗәрәләрен, Туфан Миңнуллин иҗатын һәм Каюм Насыйри хезмәтен өйрәнеп чыгышлар әзерләгән. Туфан Миңнуллин үзе Кама Тамагы районыннан, ә Каюм Насыйриның тууына быел 200 еллыкны билгеләп үтәбез, һәм аның шифалы үләннәр буенча белгеч икәне дә мәгълүм. Шушы уңайдан балаларга үз җирлекләрендә үскән шифалы үләннәрне җыеп, алар турында сөйләү шарт була.
Конференция өлешендә балаларның хезмәтләрен татар язучысы, драматург Рәдиф Сәгъди, Кама Тамагы районы Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Галиханова, Олы Салтык китапханәсе директоры Миннегөл Заһидуллина бәяли. Чарага кунак булып шагыйрь Ленар Дәүләтшин, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Кама Тамагы районыны җитәкчесе Ләлә Мотыйгуллина, ирекле рәссам, үз вакытында Габдулла Кариев, Кәрим Тинчурин исемендәге театрлар актеры Рәсил Акбаш та чакырулы булган.
Авылыбызның беренче агач мәчете ничәнче елда төзелгән? Авылның иң өлкән кешесенә ничә яшь? Мәктәп ничәнче елда төзелгән? Шундый сорауларны да барладык. Аннары, үзем өчен дә тәҗрибә булсын дип, бер кызыклы уен үткәрдем. Бу уй да миңа Теләче районында шәхси эшмәкәр Рифкать абый Шәфыйковның музеенда йөргәндә килде. Өйдәге шәхси музеебыздан элек кулланылышта булган әйберләрне алып килдем. Сарык йонын ала торган кайчы, орчык, дискета, кассета, тукмак, ат дагасы, элеккеге агач бигуди – балалар, танып, нәрсә икәнен әйтергә тиешләр иде. Барысын да таныдылар. Иң сөендергәне: шәһәрдән кунакка кайткан балалар да җавапларны белде, – ди оештыручы Камилә Зәйнуллина.
Милли җанлы кыз җиңүче балаларга милли орнаментлы докер, галстук, яулык һәм «Мин татарча сөйләшәм» логотибы белән футболкалар әзерләгән. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты тарафыннан китаплар да бүләк итеп бирелгән. Камилә тамашачылар турында да онытмаган. Килгән кунаклар арасында «Татарлар», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналларына ярты еллыкка язылу уйнаткан.

Фото: © Камилә Зәйнуллинаның шәхси архивыннан
«Ияләнмәгәч, миңа килешәме, дип, кат-кат сорый идем»
«Иҗтимагый эш күңел халәте инде ул, ләкин гаиләң терәк булмаса – иҗтимагый эштә эшләп булмый. Шуңа күрә мин әти-әнием, 2 апам булуга, аларның һәрьяклап ярдәмнәрен тоеп яшәвемә Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен», – ди Камилә. Аның милли җанлы кыз булуын чараларда гына түгел, көндәлектә дә күрергә мөмкин. Кайчан күрсәң дә – калфактан, милли алка-изүләрдән.
Көн саен җитәкчем Кадрия Раесовна Идрисованың калфактан йөргәнен күреп, аңа кызыктым. Гарәп илләрендә дә бит үзләренең гореф-гадәтләре буенча киенеп йөриләр. Кайсыдыр халыклар бик чуар киенә, мәсәлән. Безнең татарның аерылып тора торган киенү элементы – калфак, аның өстеннән шәл. Миңа элек образымда нәрсәдер җитеп бетми кебек тоела иде. Тарихны, телне өйрәнеп, татарча китаплар укыгач, эчке яктан үзгәреш башланды. Эчке үзгәреш, тыштан да үзгәреш таләп итә икән. Ияләнмәгәч, башта, миңа килешәме, дип, Кадрия ападан да кат-кат сорый идем. Беренче калфагым көмештән чигелгән иде – Кадрия Раесовна бүләге. Хәзер инде төрле форма, төстәге калфакларны үзем дә сайлый, кия башладым, – ди Камилә.
Калфак кигән татар кызына урамдагы үткән-киткән халык та битараф түгел. Менә, үзебезнеке бит бу, шулай дәвам ит, дип, сокланып караучылар байтак, ди.
Камиләнең тагын бер яраткан шөгыле – спектакльләр карау. «Күптән түгел генә Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында карадым. Биредә хатын-кызлар калфактан, матур элеккеге күлмәкләрдән. Бар да гади, ләкин гадилектә – матурлык, диләр бит. Театрга бер кеше булып керсәң, икенче кеше булып чыгасың. Уйланыр темалар, сораулар барлыкка килә. Әти-әнием дә спектакльләр карарга ярата. Шәҗәрәләр темасы да бик кызык миңа. Заказ биреп әти ягын ясаттым. Бу өлкәне бер өйрәнә башласаң, туктый алмыйсың. Архив материалларында хатын-кызларның мәһәргә нәрсә алуларына кадәр язылган – барысы да бик саллы», – ди Камилә.
Әңгәмә барышында Камиләнең бер сүзе аеруча күңелгә кереп калды. «Мин бер әйбергә игътибар иттем. Башка калфак кигәч, баш иелми, ничектер, чынлап та, үзеңне Сөембикәләр кебек хис итә башлыйсың. Мин – татар баласы, дип сөенәсең», – диде ул.
Милли җанлы горур татар кызы яшьләребезгә үрнәк булсын.