news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миллениум күпереннән чанага утырып йөрүчеләрне тотканнар - видео

Казанның Миллениум күпереннән чанада шуып барган егетне видеога төшереп, май башында интернетка элгәннәр иде.

news_top
Миллениум күпереннән чанага утырып йөрүчеләрне тотканнар - видео
Бу роликны Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре күреп алган. Бу машина йөртүчене штрафка тарту турында министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Егет эчке киемнәр өстеннән тун киеп, чанага утырган. Чананы бау белән машинага такканнар. Яннан баручы транспорттагы пассажир бу хәлне видеога төшереп, интернетка куйган.

Полициядә тиз арада «Фольксваген» хуҗасын һәм чаначының кем икәнен ачыклаганнар.

Егетләрне полициягә чакыртып, аңлату эшләре алып барганнар. Соңыннан иномарка йөртүчегә бер мең сум штраф салганнар, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар