Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллениум күпере астындагы йолдызлар аллеясына тавыш бирү - Хәния Фәрхи беренче урында!

Казанда - Миллениум күпере астында дөньякүләм танылган йолдызлар аллеясы барлыкка килергә мөмкин. Социаль челтәрдә шушы идеяне шәһәр җитәкчелегенә җиткерү идеясен яклаган төркем оештырылган. Һәркем музыка дөньясындагы кумиры өчен тавыш бирә ала. Тавыш бирүдә беренче урында - Хәния Фәрхи.

news_top_970_100
Миллениум күпере астындагы йолдызлар аллеясына тавыш бирү - Хәния Фәрхи беренче урында!

Иҗтимагый активист Марат Газизуллин бу идеяне шәһәр мэры Илсур Метшинга һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманга җиткергән инде. Җитәкчеләр аны хуплаган.

- Әлеге идея дустым белән Казансу елгасы яр буенда йөргәндә туды. Уйлап карасаң, Казаныбызда йолдызларга багышланган бер генә ял итү урыны да юк. Ә "Милленеум" күпере астын рэперлар инде күптәннән үз итеп өлгерде һәм еш кына шунда ял итә, җыелышып җырлый. Соры баганаларны төрле портретлар белән бизәсәң, күпкә әйбәтрәк булыр иде, - ди Марат Газизуллин.

Күпер астында 14 багана бар. Идея авторлары анда дөньядан киткән 28 йолдыз рәсемнәрен  арт стилендә ясарга тәкъдим итә. 

Төркемдә барлыгы 263 йолдызның исеме тәкъдим ителгән. Уитни Хьюстон, Фредди Меркьюри, Луи Армстронг кебек дөньякүләм танылган җырчылар арасында  җыелган тавышлар буенча Хәния Фәрхинең беренче урында баруы күңелне сөендерә. 

Алай гына да түгел, тавышка куелган исемнәр арасында Гали Ильясов, Гөлсем Сөләйманова, Мөнирә Булатова, Габдулла Рәхимкулов, Вафирә Гыйззатуллина, Нияз Даутов, Нәҗип Җиһанов, Әлфия Авзалова, Әнвәр Бакиров һ.б. татар шәхесләре бар.

"Йолдызлар" аллеясында үзегезнең яраткан җырчыгызның рәсемен күрергә телисез икән, моның өчен "Вконтакте"дагы  "Аллея известных музыкантов под мостом Миллениум" төркеменә кереп,  әлеге шәхескә тавыш бирергә тәкъдим итәргә генә кирәк.

- Идея кайчан тормышка ашачагын әлегә төгәл генә әйтә алмый. Чөнки бу эшне башкару өчен тәҗрибәле рәссам кирәк. 30 метрлы баганаларга менеп рәсем ясау һәркемнең дә кулыннан килми, - ди Марат.

Димәк, башкалабыздагы яңа аллеяда татар музыка дөньясы йолдызлары рәсемнәре күбрәк булсын өчен аларга тавыш бирү мөмкинлеге бар дигән сүз. Татар музыка сәнгате өчен зур өлеш керткән шәхесләребезнең  исемнәрен бергәләп мәңгеләштерик! 

Исемлектәге кайбер йолдызлар:

Виктор Цой

Әлфия Авзалова

Майкл Джексон

Андрей Миронов

Рөстәм Яхин

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100