Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллек шифасы: ак чыршы эротик дәрт бирә, карлыган чистарта, миләш белән көндез чабынасы

Һәр миллекнең үзенчәлеге бар дип әйтәләр. «Интертат» төрле чыганаклардан милл екләр турында мәгълүмат туплады.

news_top_970_100
Миллек шифасы: ак чыршы эротик дәрт бирә, карлыган чистарта, миләш белән көндез чабынасы

Шомырт миллеге

Шомырт миллеге каенныкы кебек үк сыгылмалы һәм чабыну өчен җайлы булмаса да, микробларны үтерү сәләте ягыннан уздыра. Шомырт микробларга бик көчле тәэсир итә. Бу куакның дезинфекцияләү – йогышсызландыру үзлекләре кешелеккә күптәннән билгеле. Шомыртның вак ботаклары, яфраклары һәм шомырт бөреләре белән эчәргә яраклы суны зарарсызландырганнар. Шомырт ботагы торган ярты сәгать торган суны курыкмыйча эчкәннәр, 3-4 сәгатьтән соң мондый су стериль була диярлек.

Шомырт себеркесе – мунчада гриппка каршы профилактика өчен иң яхшы миллекләрнең берсе. Шомырттан бүленеп чыккан фитонцидлар организмга уңай йогынты ясый. Сүз уңаеннан, алар микроблар өчен генә түгел, вак бөҗәкләр өчен дә зыянлы.

Шомырт ботакларыннан әзерләнгән себерке йомшак һәм хуш исле. Ул парландырыган мунчада миндаль (бадәм чикләвеге) исе чыгара. Әлеге ис чыгу шомырттан биологик актив матдәләрнең чыгуын аңлата.

Шомырт себеркесе белән чабынган чакта аннан бик көчле матдәләр чыкканын онытмаска кирәк. Аларны артык кулланырга ярамый. Кайбер кешеләрнең шомырт фитонцидлары йогынтысында башы авырта башларга мөмкин. Бу очракта шомырт ботакларын башка миллеккә, мәсәлән, каен себеркесенә кыстырып бәйләргә була.

Шомырт яфрагы куелган пыяла капкач астында чебен генә түгел, вак кимерүчеләр дә үлә, аның фитонцидлары хәтта күсене дә үтерә ала. Бу көчле дару чарасының күләмен арттырырга ярамый.

Миләш миллеге

Миләш ботакларыннан ясалган себерке сыгылмалы, йомшак, чабыну өчен каты килеп чыга. Ул парлы мунча һавасын зарарсызландыра. Миләш бүлеп чыгара торган очкыч матдәләр алтын стафилококк, күгәрек гөмбәсе өчен гаять зыянлы. Микроблар үсешен тоткарлый торган кыйммәтле кислоталар (сорбин һәм паросорбин) булу сәбәпле, миләшне элек-электән яхшы консервант дип саныйлар. Парлы мунчада да миләш үзенең микробларга каршы үзлекләрен тулысынча күрсәтә.

Миләш себеркесе белән парлану атеросклероз чире вакытында файдалы; миләшле мунча гипертоникларга – кан басымы югары булган кешеләргә ярдәм итә. Әгәр миләш себеркесенә гөлбадранның берничә ботагын өстәсәң, хәл кертә торган яхшы чара килеп чыга. Мондый себерке белән массаж көч өсти, дәрт бирә, кәефне күтәрә. Миләш-гөлбадран миллеге белән иртән парлану яхшырак, чөнки миллектәге матдәләрнең ярсыту үзлеге бар, кичке сеанстан соң йокы качарга мөмкин.

Ак чыршы (пихта) миллеге

Ак чыршы себеркесе - мускуллар өчен менә дигән массаж чарасы. Мондый миллекләр ревматизм, невралгия, радикулит белән авыручы кешеләр өчен туры килә. Пихта миллеге белән парлану умыртка баганасы авыртканда киңәш ителә. Ул шулай подагра чире (ревматизм характерындагы авыру) вакытында ук бик файдалы.

Ак чыршы сумаласындагы матдәләр тән тиресен ярсыта, тир чыгуны арттыра һәм мускулларда һәм хәтта эчке органнарда кан әйләнешен көчәйтә. Шулай ук сумала матдәләре дезинфекция үзлегенә ия, тиредәге авыру чыгара торган микроблардан чистарта. Пихта мае һәм кайрысындагы матдәләр мунчада чабынганда тән күзәнәкләре аша үтеп керә һәм күп кенә тире авыруларын дәвалауга ярдәм итә. Күп санлы эфир майлары сулыш системасын яхшыртырга булыша. Моннан тыш, ак чыршы себеркесендәге фитонцидлар респиратор авырулар: салкын тию, ютәл, бронхит, борын куышлыгы һәм маңгайдагы ялкынсынулар таралуга комачаулый.

Ак чыршы миллеге грипп эпидемияләре вакытында аеруча яхшы. Ул иммун процессларына яхшы тәэсир итә. Салкын тиюнең беренче билгеләрен сизсәгез, ак чыршы себеркесе белән парланырга ашыгыгыз.

Ылыс исе куәтле психостимулятор сыйфатында кулланыла. Стресс вакытында, борчылу, нервылану һәм тынычлык беткән вакытта ак чыршы себеркесе булыша. Гомумән, ак чыршы классик натураль релаксант санала. Ул эчке нерв һәм мускул киеренкелеген бетерергә булыша, тынычланырга ярдәм итә. Пихта себеркесен йоклар алдыннан куллану яхшырак. Ак чыршының бальзамик исе бигрәк тә кышкы вакытта, җылылык, яктылык булмаганда шатлану хисе уята. Бу очракта пихта себеркесе алыштыргысыз. Пихта мае гомуми тонусны күтәрү һәм кәефне гармонияләштерү хисабына эротик яктан тәэсир итә.

Юкә миллеге

Берничә гасыр буе юкә миллекләре белән патшалар чабынган. Файдалы матдәләр җыелмасы, яфракларның ныклыгы һәм исе юкә себеркесенә аерым дәрәҗә бирә. Бу иң әйбәт һәм затлы себерке. Аермалы үзлекләре – сидек куу эффекты һәм тир чыгуны тизләтү.

Юкә миллеге иң җиңеле. Бу яктан ул киң файдаланылмый торган өрәңгедән генә калыша. Көпшәк, уртача зурлыктагы яфрак тирне сыпырып ала. Юкә себеркесен суык суда да җебетеп алырга була.

Карама агачы миллеге

Карама себеркесе куллары һәм аяклары туңган кешеләргә әйбәт. Әгәр дә сезгә табиблар рөхсәт итә икән (ягъни туңу калкансыман биз проблемаларына бәйле булмаса), мунчага даими йөрегез. Температураларны чиратлау – парландыру бүлмәсеннән бассейнга чыгу кан әйләнешен яхшырта. Карама себеркесе кан йөрешенә бик нык тәэсир итә.

4-5 уч карама яфрагы салынган суга аяк һәм кулларны тыгып утыру да сәламәтлек өчен файдага гына. Карама себеркесе көчле баш авыртуларыннан җәфа чигүчеләргә дә туры килә. Моның өчен карама себеркесе белән бөтен тәнне чабырга кирәк.

Май аенда җыеп алынган карама ботаклары төнәтмәсе тән итресен бөрештерә торган, сидек кудыру, кан чистарту, авыртуны баса торган, кан туктата торган, ялкынсынуга каршы, микроб һәм бактерияләргә каршы һәм яраларны төзәтә торган үзлекләргә ия. Шуңа күрә карама себеркеләре теләсә нинди тире авырулары вакытында яхшы: тирегә бетчәләр чыкса, корчаңгы чыкканда, тимгелләр, лишай, язва, экзема һ.б. вактында файдалы. Суда җебетелелгән карама миллеген яраларны төзәтү өчен җәрәхәтләргә һәм яраларга ябып торалар.

Карама себеркесе шулай ук ревматизм һәм колак акканда булыша.

Карлыган миллеге

Карлыган ботакларыннан ясалган себерке бик шәп килеп чыга: ул хуш исле һәм йомшак, парландырылган бүлмәдә кабатланмас тәмле ис чыгара. Күп кенә мунча яратучылар аны имән һәм каен себеркесеннән соң өченче урынга куя. Карлыган миллеге белән чабынганда мунча ташына карлыган төнәтмәсен салырга була, ә мунчадан соң башка дару үләннәре кушып ясалган карлыган чәе эчәргә киңәш ителә. Карлыган ботакларын каен себеркесе составында куллану яхшырак - бу ике үсемлек бер-берсенә яхшы туры килә һәм бер-берсен тулыландыра.

Кара карлыган киптерелгән яфраклары үзенең исен еллар буе саклый.

Әмма карлыган себеркесенең популярлыгы парлы һаваны хуш исле итү генә түгел, ә күп кенә шифалы үзлекләргә дә бәйле. Яхшылап җебетелгән кара карлыган яфракларының ялкынсынуга каршы көрәшүе һәм авыртуларны басуы билгеле. Шуңа күрә карлыган мунчасын ялкынсыну характерындагы тире авырулары, шулай ук буыннарда һәм мускулларда ревматик авырулар, буыннарда подагра авырулары булганда куллану киңәш ителә. Карлыган яфракларының төнәтмәләре сәламәтлекне ныгыта, авыртуны баса, витаминнарга бай, ялкынсынуга каршы көрәшә, тирләтә, сидек куа, атероросклерозга каршы тәэсир итә; шушы ук препаратларны даими кабул итү ашказаны, бавыр, эчәклек эшчәнлеген яхшы активлаштыра, бөернең тышчасы эшчәнлегенә стимул бирә.

Кара карлыган матдәләренең организмга күпьяклы тәэсире үсемлекләрнең төрле өлешләрендәге химик составы белән бәйле. Беренче чиратта, аскорбин кислотасының (кара карлыган җимешләре - кеше организмы өчен С витаминының төп чыганакларының берсе), каротин, тиамин, флавоноидлар, антоциан матдәләренең, эфир мае, фитонцидларның күп булуы белән аңлатыла; кара карлыганның яфракларында һәм тамырында минераль матдәләр - макро- һәм микроэлементлар – калий, кальций, магний, тимер, марганец, бакыр, цинк, кобальт, молибден, алюминий, селен һ. б. бар.

Мунчага күп йөрүчеләр һәм күп төрле мунча себеркесе кулланып караган кешеләр вакыт-вакыт карлыган себеркесен кулланырга киңәш итә.

Миллекләрнең файдалы үзлекләре

Аларның һәркайсының үз үзенчәлекләре бар:

  • Каен миллеге эссене яхшы куа, тән тиресен массажлый. Яфраклары да, бөреләре дә, кабыгы да, каен суы да шифалы үзлеккә ия, шуңа күрә дә каен себеркеләре мунчаларда шулай популяр. Каен себеркесе мускул һәм буын авыруларыннан, мәсәлән, авыр физик эштән соң алыштыргысыз.
  • Имән миллеге тынычландыргыч һәм ялкынсынуга каршы үзлеккә ия. Имән пары физик һәм акыл ягыннан күп көч куя торган кешеләр өчен бик файдалы. Имән себеркесе тәне майлы булган кешеләргә ярдәм итә.
  • Артыш миллеге кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк, бактерицид үзлекләре буенча үзенә тиңнәр юк.
  • Кычыткан миллеге, радикулит һәм буыннар авырулары вакытында бик яхшы чара булып тора.
  • Гөлбадран миллеге бөер һәм сидек куыгының хроник авыруларыннан интегүче кешеләргә яхшы туры килә.
  • Әрем миллеге кабатланмас дала исе чыгара, әмма ул һәркемгә дә туры килми. Бу очракта 1-2 әрем ботагын каен себеркесенә катнаштырып бәйләргә була. Исе йомшаграк булачак, ә шифасы - җитәрлек.
  • Миләш миллеге сыгылмалы, йомшак, чабу өчен каты килеп чыга. Ул пар бүлмәсенең һавасын әйбәт зарарсызландыра.
  • Юкә миллеге югары тән температурасын төшерә, бронхларны киңәйтә, бактерияләрне бетерү һәм сидек кудыру үзлекләренә ия.

Һәр себерке үзенчә файдалы һәм әйбәт. Тик аларны ничек һәм кайчан кулланырга кирәген белү кирәк. Иң яхшысы - яңа җыеп алган миллекләр куллану, эфир майлары фитонцидлар һәм башка биологик актив матдәләр аларда күбрәк күләмдә исәпләнә.

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100