Милләт, тел, тәнкыйть – «Милләт җыены»ннан соң уйланулар
26-28 августта Казанда «Милләт җыены» булды. Бу чара – рәсми чыгышлар гына түгел, ә төрле төбәкләрдән, илләрдән килгән татар вәкилләренең уртак фикер, тәҗрибә, хис-кичерешләр белән бүлешү мәйданы иде. «Интертат» хәбәрчесе төрле төбәкләрдән килгән татарлар белән аралашып, аларның теләк-фикерләрен тыңлады.

Татар дөньясы бер мәйданга җыелды: хыяллар, гозерләр, фикерләр...
Катнашучылар арасында Татарстаннан читтә татар телен, мәдәниятен, милли аңны саклап калу өчен тырышкан активистлар да, чит илләрдә татар оешмаларын җитәкләгән милләттәшләр дә, иҗтимагый оешмалар лидерлары, хатын-кызлар хәрәкәте вәкилләре дә бар иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Җыенда яңгыраган чыгышлардан тыш, татарлар белән аралашкан вакытта, тагын да тирәнрәк мәсьәләләр калкып чыкты. Тел югалу, буыннар арасындагы упкын, системалы ярдәмнең җитмәве, тәнкыйтькә һәм җаваплылыкка ихтыяҗ – татар дөньясы өчен хас булган проблемалар. Татар активистларын нәрсә борчый? Кайсы сораулар әле дә җавапсыз кала бирә? «Җыеннан соң җир җимереп эшлисе килә», – диючеләр дә, «Кирәгеннән артык таләпләр куярга иде», – дип, ачыктан-ачык әйтүчеләр дә булды. Төрле төбәкләрдә, төрле шартларда яшәүче милләттәшләрнең уртак мәсьәләләре – бу язмада.
Мәскәүдән Рөстәм Ямалиев: «Җаваплылык дәрәҗәсен күтәрергә мәҗбүр итә торган тәнкыйть җитмәде»
Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президенты, Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев, җыенда иҗтимагый оешма җитәкчеләренә тәнкыйть җитеп бетмәде, дигән фикердә.

Фото: © «Татар-информ»
– Һәрвакыттагыча, Бөтендөнья татар конгрессы «Милләт җыены»н югары дәрәҗәдә оештырган. Чыгышлар бик эчтәлекле, идея ягыннан баетылган иде. Күрәсең, бик яхшылап әзерләнгәннәр. Беренче көнне үк Васил Шәйхразыев эчтәлекле чыгыш ясады, икенче, өченче көн дә шул ук рухта дәвам итте.
Әмма, беләсезме, хәзер безнең татар милләте өчен телне саклау мәсьәләсе – тарихи этап. Без битарафлык күрсәтә алмыйбыз. Без үзебезгә кирәгеннән артык таләпләр куярга тиеш. Җыенда хуплау сүзләре генә түгел, хәтта безгә – иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә, конгресс һәм автономия башлыкларына карата тәнкыйть тә ишетәсем килде. Нәкъ менә безнең эшкә планканы, җаваплылык дәрәҗәсен күтәрергә мәҗбүр итә торган тәнкыйть җитмәде. Чөнки вакыт шуны күрсәтә: татар телен бергә сакларга кирәк.
«Милләт җыены»ның мохите бик дустанә иде. Без зур гаилә кебек очраштык. Ә бит 40 төбәктән һәм 30га якын илдән вәкилләр җыелган! Һәм Россия өчен шундый катлаулы вакытта – санкцияләр, төрле басымнар, тәнкыйть булган вакытта – безнең очрашуыбыз һәм шулай оеша алуыбыз инде зур плюс. Шулай да безгә, урыннардагы җитәкчеләргә карата таләпләрнең югарырак дәрәҗәдә булуын теләр идем, – дигән фикерен белдерде Рөстәм Ямалиев.
Курганнан Алена Ковригина: «Төбәкләрдә татар эшчәнлеген алып бару – гаять зур эш, чөнки аяк чалырга торалар»
Курган өлкәсенең «Урал аръягы татарлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Алена Ковригина, татар дөньясын Татарстаннан читтә саклап калып буламы, дигән сорауга җавап бирде.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
– 2010 елда үткәрелгән халык санын алу буенча Курган өлкәсендә 18 меңгә якын татар бар иде. 2021 елда булган халык санын алу үткәрелгәч, татарларның саны кимрәк булды. Халык санын алу вакытында катлаулы сораулар куелган иде, безгә бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы мастер-класс та үткәрде. Без дә халыкка өйрәттек. Шуңа карамастан, халык саны азрак булды – 12 меңгә якын. Минемчә, Курган өлкәсендә татарлар күбрәк. Мәсәлән, балаларымның әтиләре рус милләтеннән булса да, мин аларны татар дип яздырдым.
Курган өлкәсендә 18 татар авылы бар. Сафакүл, Әлмән, Шатраук, Шумиха, Шадринскида татарлар күмәкләшеп яши. Һәр муниципаль округта татар мәдәният үзәкләре бар, без алар белән элемтәдә торабыз. Курган өлкәсенең 6 мәктәбендә татар теле факультатив укытыла. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы безгә уку әсбаплары җибәрә, без аларны мәктәпләргә алып барып куябыз.
Бездә бик көчле хатын-кызларыбыз бар. Эшмәкәр хатын-кызлар килгәч, безгә бик зур бәя биреп: «Сездән үрнәк алырлык», – диделәр. Әйтик, Курган өлкәсендәге 6 мәктәпнең өчесе Сафакүл муниципаль округында урнашкан.
Пленар утырыш – ул бер әйбер. Әйтик, безгә мастер-класслар үткәрсәләр, зур ярдәм булыр иде. Барыбыз да иҗтимагый эшчәнлектә катнашабыз, күп эш йөкләнә, бик зур эш башкарабыз. Шуңа күрә дә шундый чараларда иҗтимагый эшчәнлектә катнашкан хатын-кызларны китерергә тырышабыз.
Кайвакыт бөтен эшне ташлап, йөгереп кайтып китәсе килгән чаклар була. Ә менә «Милләт җыены» кебек чараларга киләсең, танышасың, энергия аласың да, кайтып, җир җимереп эшлисең. Татарстанда ул – бер хәл, ә төбәкләрдә татар мәдәниятен күтәрү, татар эшчәнлеген алып бару – гаять зур эш. Чөнки аяк чалучылар күп. Шуңа күрә дә мин һәрберебезне Жанна д`Арк дип атар идем, – диде Алена Ковригина.
Төмән татарлары Казанга ышана: «Татар факультетын кайчан да булса яңадан ачарлар, дип уйлыйбыз»
Төмәннән Илгиз һәм Нуретдин абыйлар (фамилияләрен сорарга өлгермәдем) татар теле язмышы өчен борчылып, төбәктәге туган тел укытучыларын әзерләү, татар теле факльтетын ачып җибәрү турындагы проблемаларның хәл ителешенә өметләнә.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
– Электән үк Себер якларына Казан булыша иде, Татарстаннан китаплар җибәреп тордылар, укытырга укытучылар килә иде. Төмән һәм Тубыл шәһәрләрендә дәүләт университетында татар факультетын яптылар. Татар факультетын кайчан да булса яңадан ачарлар, дип уйлыйбыз. Казанга – Татарстанга ышанабыз.
Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына, Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитетына, Казан федераль университетына хатлар яздык. Әмма «шаблонный» җаваплар гына килде. Бернәрсәгә ышаныч юк. Бездә хәзер иң яшь дип саналган татар теле укытучыларына да 40-50 яшь. Яшь укытучылар юк. Безнең төбәктә алар инде булмас та...
Төмән якларында җирле татарлар бар, чиновниклар да бик көчле. Алар безнең проблемаларны тыңларга бик әзер түгелләр. Аяк чалалар, дип тә әйтә алабыз, – дип чаң сукты милләттәшләребез.
Краснодардан Рида Колотова: «Тәҗрибә алмашуны өмет итеп киләм, чөнки яшьләребез татарча сөйләшми»
Краснодар өлкәсеннән милләттәшебез Рида Колотова җирлектәге яшьләрнең татар телендә сөйләшмәүләренә борчылып, шул өлкәдәге проблемалар турында тәҗрибә алмашу өчен килгәнен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
– Ел саен Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән чараларга, шулай ук «Милләт җыены»на, төрле форумнарга киләбез. Милли киемнәрне Казанда тектерәбез.
Краснодар өлкәсендә яшьләр белән эшчәнлектә проблемаларыбыз бар. Кубаньдә татарлар аз, ә яшьләр татарча белми. Белгән кешеләр дә күченеп китә. Татар теле дәресләрен, гарәп телен атнасына 1 тапкыр үткәрәбез. Балаларны татар теленә өйрәтү, милли мәдәният һәм мохиткә җәлеп итү өчен 1 дәрес кенә җитеп бетми. 4 төрле татарча спектакльләр куйдык. Спектакльдәге татарча сүзләрне ятласалар да, яшьләр көндәлектә татарча сөйләшми.
Шуңа күрә дә «Милләт җыены»на тәҗрибә алмашуны өмет итеп киләм. Мәсәлән, грантларны ничек язарга, җиңеп чыгар өчен ниләр эшләргә – шушы мәсьәләләр турында сөйләшер өчен, тәҗрибә алмашыр өчен киләм. Монда шулай ук төрле илләрдән дусларыбыз да җыела, – диде Рида ханым.
Кырымнан Эльмира ханым: «Улларым, оныкларым татарча сөйләшми, бу – төп проблема булып кала»
Эльмира ханым тамырлары белән Татарстаннан. Хәзерга вакытта ул Кырымның Семферополь шәһәрендә яши. Әти-әнисе тумышлары белән Тамбовтан. Ул да яшь буынның туган телен белмәвенә борчылуын билгеләп үтте.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
– Көндәлек бурычларны хәл итәр өчен, Казанга килдем. Ике улым бар, алар татар телен аңлый, әмма сөйләшмиләр. Иң мөһиме – оныкларым да татарча сөйләшми, бу – төп проблема булып кала бирә. Әмма ярар, без Татарстаннан читтә – Кырымда яшибез, анда күп телләр буталган, ә менә Татарстанда күпчелек татарларның татарча сөйләшмәвенә гаҗәпләндем.
Кырымда 170тән артык милләт бар, һәм анда яшәүче халыклар бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә яши, аралаша, безнең көч – бердәмлектә. Шунысы мөһим: Семферополь, Алушта, Ялта, Севастопольдә рәсми төстә Казан татарларының иҗтимагый оешмасы теркәлгән. Шулай ук, гомуми төбәкара оешма да бар. Җыеннарга, очрашу-форумнарга чакырган саен, Казанга киләбез.
Без, барлык милли бәйрәмнәрне үткәргәндә, шул шигарь белән башлап җибәрәбез. Без грекларга кунакка барабыз, греклар – белорусларга, белоруслар әрмәннәргә кунакка йөрешә. Аннары, барысы да җыелышып, безгә кунакка килә. Барлык бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез, – диде Кырым кунагы.
Чикагодан Айгөл Камилла Тимчишин: «Соңгы 2 елда татарлар арасыннан бик күп кеше күчеп килде»
Чикаго татарлары оешмасы җитәкчесе Айгөл Камилла Тимчишин чит илдә татарларның арта баруына игътибар итте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
– Танышу, аралашу, тәҗрибә алмашу, өйрәнүне өмет итеп киләм Казанга. Чикагода 500ләп татар бар. 2019 елда «Чикаго татарлары» оешмасын башлап җибәргән вакытта 17 кеше очрашкан идек, аннан 1 айдан соң 40лап кеше җыелды. Беренче Сабан туен оештырганда 200ләп кеше килде. Елдан-ел татарлар арта, табыла тора. Чит илләрдә татарлар саны арта, алар чараларга бик теләп килә.
Балалар татарча шигырьләр ятлый, халык алдында сөйлиләр. Чикагода Сабан туе бик үзенчәлекле: аш табынындагы кебек, барыбыз да бер өстәл янында утырабыз, кем нәрсә әзерли – шуны алып килә. Шуңа күрә чаралар бик күңелле үтә. Соңгы 2 елда татарлар арасыннан бик күп кеше күчеп килде, – дип билгеләп үтте ул.
Канададан Зилә Миргалиева: «Татар мохитен үзем белән алып китәргә дип килдем»
Канаданың «Мирас-Монреаль» татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева чит илләрдәге татарларның актив булулары турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
– Татарлар төрле провинциядә яши. Мәсәлән, мин Квебек провинциясеннән. Биредә 200ләп татар бардыр. Онтарио провинциясендә татарлар күбрәк, дип уйлыйм, шулай ук Ванкуверда да татарлар бар.
Игътибар иттем: «Печән базары» фестивалендә шундый бай, матур, зәвыклы әйберләр саталар икән. Сумка, алкалар сатып алдык.
Монреальдән 2 кеше килде. «Милләт җыены»нда таныш-белешләр, дуслар белән якыннан күрешәбез, яңа кешеләр белән танышабыз. Шул ук вакытта Казанда татар мохитендә кайныйбыз, шул мохитне үзем белән алып китәргә телим. Чит илләрдә татарлар бик актив. Сабантуйлар оештырабыз, төрле фестивальләрдә катнашабыз. Мәсәлән, Монреальдә «Мирас-Монреаль» татар мәдәнияте үзәге төрле милләт вәкилләре катнашындагы бәйрәмнәрдә, чараларда, әйтик, «Балалар көне»ндә катнаша. Татарча җырлап, татар биюләрен биеп, милли мәдәниятне таныталар, – диде ул.
Төмәннән Гөлнур Әхмәтова: «Балаларыбызда телгә мәхәббәт уятасы килә, шуңа Казанга күчендек»
Тумышы белән Уфадан Гөлнур Әхмәтова Төмәндә 13 ел яшәгәннән соң, балаларын татар мохитендә үстерер өчен, Казанга күченергә карар кылган:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
– Мин Себердә телевидениедә журналист булып эшләгән идем. Казанга кунакка килеп, бу шәһәргә гашыйк булып, биредә төпләнергә булдык. Чөнки 3 балабыз үсеп килә, телебезгә мәхәббәт уятып, гореф-гадәтләребезне өйрәтеп үстерәсебез килә. Монда балаларны театрларга йөртү мөмкинлеге дә бар. Шуңа монда яшәргә дип, шул ният белән калырга булдык.
«Печән базары»н ел да көтеп алабыз, чөнки үзебезнең милли әйберләрне – алкаларны, бизәкләрне сатып алып, үзебезне шатландырып, ел буе театрга шуларны киеп йөрибез.
Киров өлкәсеннән Айзирә: «Татар теле факультатив форматта укытыла, шулай итеп, телебезне саклап калырга тырышабыз»
Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәреннән Айзирә ничек итеп татар телен сакларга тырышуларын сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
– Мин – бик аралашучан кеше, шуңа күрә минем өчен иң мөһиме – яңа элемтәләр, танышлар табу. Киләчәктә дә аралашуны өзмичә, бүтән төбәкләрдә яшәүче татарлар белән танышып каласым килә. Киров өлкәсендә татар теле мәктәп прораммасында укытылмый, чөнки без Татарстанда яшәмибез. Минемчә, татар телен саклау беренче урында булырга тиеш. Барыбыз да татарча сөйләшергә тырышабыз, ул гаиләдән тора. Бөтендөнья татар конгрессы бик көчле эш алып бара, бездә бик күп татар теле укытучылары бар. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында факультатив форматта татар теле дәресләрен, татар теле түгәрәкләрен алып баручылар бар. Сабантуйларда татарлар белән очрашабыз, шулай итеп, телебезне саклап калырга тырышабыз, – диде ул.
Төркиядән Сәрдар Акташ: «Татарлар белән сөйләшергә, танышырга дип килдек»
Төркиянең Искешәһәр шәһәреннән Сәрдар Акташ Казанны, җирле татарларны күрергә дип, кызы Идил белән килгән.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
– Казанда укырга теләге булса, кызымны укырга җибәрермен, дип уйлыйм. Идил татар телен аз гына аңлый, өйдә әти-әнием татарча сөйләшәләр. Шуңа кызым алардан татар телен өйрәнә. Монда татарлар белән сөйләшергә, танышырга, танышларыбыз белән күрешергә, дип килдек. Казан буйлап сәяхәт итәргә телибез.
Әниебезнең әтисе Әхмәт белән әнисе Зәйтүнә Җәгъфәр мулла нәселеннән, Чирмешән районы Кармыш авылыннан, әтиебезнең әтисе Сафиулла Мөхәммәтша улы Оренбург шәһәре Чесноковка районыннан килгән булганнар. Шәҗәрәбез Уфадагы архивта икәнен, аны барып алырга кирәк икәнен ишеттек.
Бүгенге көндә Искешәһәрдә 2 мең кеше яши. Казан татарлары мәдәният йортында тупланып, аралашып яшибез. Сабантуйлар уздырабыз. Журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура белән дә күрешеп, татарча китаплар уку чарасын оештырабыз, татарча диктант язабыз, – диде Төркия кунагы.
«Энергия, көч туплап кайтып китәбез»
Раил һәм Камилә Бекиняевлар Мурманскидан килгәннәр:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
– Без Казанга фикерләр туплап, татар халкын күрергә, Мурманскида яшәүче татарлардан сәлам әйтергә дип килдек. Казан җирендә йөрергә бик шатбыз. Мурманск урамнарында да милли орнаментлы киемнәр киеп йөрибез. Мурманск җирлегендә бишенче тапкыр иң төньяк Сабан туен үткәрдек. Мурманскида 5 мең татар бар. Мурманскига рәхим итегез, көтәбез! – дип чакырды Мурманск татарлары.
Ханты-Манси автономиялы округы – Сургут районы Лянтор шәһәреннән Миләүшә Михайлова Казанга һәрчак сөенеп килүен әйтте:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
– Без 15 кеше килдек. Сургут районында 35 ел яшим. Тумышым белән Кукмарадан. Форумнарга еш йөрим, Ханты-Мансийск делегациясе белән Казанга быел бишенче тапкыр киләм. Килгән саен шатланып кайтып китәм. Рәхәтләнеп. Казан безне шулкадәр җылы каршы ала. Энергия, көч туплап кайтып китәбез. Ул энергия безгә 1-2 елга җитә. Монда ишеткән, яңгыраган сүзләрне Сургутка кайтып җиткәч, җирле татарларга тапшырабыз. Монда алган барлык мәгълүматлар белән уртаклашам, сөйләшәбез. Казаннан кайтканымны көтеп торалар.
Аллаһка шөкер, әле ярый Казаныбыз бар. Бөтендөнья татар конгрессы белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Конгресс Ханты-Мансийскига бик игътибарлы. Инде минем җиткәчелектә 25 нче тапкыр Сабан туен үткәрдек. Ел саен Казан артистларын җибәрәләр. Мәдәният министрлыгы да ярдәм итә, шулкадәр сөенәбез. Лянтор шәһәрендә 40 мең кеше яши, татарлар – икенче урында, – диде милләттәшебез.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәрендәге бүлекчәсе җитәкчесе Рәшидә Хәмзина «Милләт җыены»ннан илһам алып китүен әйтте:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
– Фикерләр, уйлар, теләкләр күп. Канатландырып җибәрделәр. Эшемә дә зур бәя бирделәр. Кайтып эшләргә генә кала. Новосибирск өлкәсендә 26 мең татар яши, күбесе – татар авылларында. Себердә яшәүчеләр арасыннан татарлар – төп халык. Анда Күчем хан шәһәрчекләре булган. Безнең оешмага 3 ел, ә мин исә татар хәрәкәтендә 1996 елдан, – диде ул.
Милләтебез язмышы, аның киләчәге өчен борчылырга да мәҗбүр булабыз...
Катнашучыларның төп борчуы татар телен саклау мәсьәләсенә кайтып калды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән активистлар – Курган, Төмән, Киров, Краснодар, Кырым, Мурманск вәкилләре – үз төбәкләрендә татар телен укыту мөмкинлекләренең кими баруын, яшь буынның татарча сөйләшмәвен ачыктан-ачык әйтте. Кайбер төбәкләрдә татар теле мәктәп дәрәҗәсендә бөтенләй укытылмый. Ә инде татар телен факультатив рәвештә генә укыту – күп очракта формальлеккә генә кайтып кала. Яшь укытучыларның җитмәве, ата-аналарның битарафлыгы – гомуми процессның тукталуына китерә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстаннан читтәге татар җәмгыятьләре еш кына дәүләт ярдәменнән тыш эш алып бара. Курган, Сургут, Төмән, Новосибирск, Ханты-Мансийск, Мурманск – бу төбәкләрдә татар мәдәнияте үзәкләре, мәктәпләрдә факультативлар, хатын-кызлар оешмалары эшләп килә. Әмма бу эшнең зур өлеше актив хатын-кызлар, энтузиазм белән янган кешеләр җилкәсенә төшә. Бу төбәкләрдә татар мәдәниятен саклау – күпчелек очракта теге яки бу кешеләрнең шәхси җаваплылыгына корылган. Сер түгел, буыннар арасындагы упкын телне, мәдәниятне, милли аңны саклау эшен тоткарлый. Һәм бу проблема киң планда милли сәясәтнең киләчәген сорау астына куя.
«Милләт җыены» татар дөньясының бер сәхифәсе генә булып калмасын иде. Татарлар, дөньяның төрле почмакларында яшәсәләр дә, милләт өчен төрле эшләр башкаруда берләшергә әзер. Әмма бу берләшү еш кына аерым бер шәхесләрнең энтузиазмына гына нигезләнә. Дәресләр дә укытыла, Сабантуйлар да уздырыла, проектлар да тормышка ашырыла кебек, әмма тел өлкәсендәге проблемалар кимеми. Шуңа да милләтебез язмышы, аның киләчәге өчен шатланып кына калмыйбыз, борчылырга да мәҗбүр булабыз...