Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милла Йовович 44 яшендә өченче тапкыр әни булды!

Танылган Голливуд актрисасы Милла Йовович өченче тапкыр кыз тапты. Бу хакта ул Инстаграмдагы рәсми битендә хәбәр итте.

news_top_970_100
Милла Йовович 44 яшендә өченче тапкыр әни булды!
https://www.instagram.com/evergaboanderson/

«Бишенче элемент» фильмы йолдызы йөклелек чорын авырлык белән кичерә. Милла Йовович еш кына «шешенеп чыгам», «артык тазардым» дип зарлана. Ул гына да түгел, актриса яңа туган кызын тотып торган фото Интернет челтәре буйлап тарала.

Сабыйга гадәти булмаган исем кушканнар — Озиан. «Исеме О-шин дип укыла. Ул шундый матур һәм көчле булып дөньяга килде. Миңа карар өчен, инде башын да күтәрә. Бу дөньяга туганына рәхмәтлебез», — дип язып куйган Милла Йовович.

Бала һәм әни үзләрен яхшы хис итә, бөтен дөнья буйлап фанатлардан котлаулар кабул итә. Милла фотода бераз алҗыган, ләкин бик бәхетле күренә.

Йовович белән янәшә камерага аның иң якын кешеләре елмая: ире-режиссер Пол Андерсон һәм ике өлкән кызы — 12 яшьлек Эва һәм 4 яшьлек Дэшиел.

«Котлыйбыз, өченче тапкыр әни!», Котлыйбыз», «Матур кыз, сезгә шатлык китерсен!» — дип язган халык.

Хәзерге вакытта Милла бик тә бәхетле, әмма соңгы мизгелгә кадәр актриса ситуацияне кабул итә алмый. Милланың алдагы йөкле булуы фаҗигале тәмамлана — ул дүртенче айда булган баласын югалта. Бу тарих әле дә исендә аның. «Миңа бөтен процедура дәвамында аңда булырга куштылар. Бу — минем тормышымдагы иң куркыныч хатирәләрнең берсе, миңа һаман да шул көн турындагы куркыныч төшләр керә. Мин ялгыз һәм ярдәмчесез идем. Яңа закон аркасында хатын-кызларга тагын да кыргый шартларда абортлар ясарга туры киләчәк дигән фикер үзе бөтен нәрсәне эчтә әйләнергә мәҗбүр итте», — дип искә ала ул куркыныч моментларны.

Бәхеткә каршы, болар барысы да үткәндә. Хәзер йолдызлы гаилә бик тә бәхетле. Бу — Йовович өчен өченче никах. Аның барлык ирләре дә режиссер иде. Хәзерге ире Пол Андерсон да искәрмә түгел. Рус тамырлары булган Голливуд актрисасы һәм Америка режиссеры, «Обители зла» фильмы авторы ун ел элек өйләнешкән, ә таныш булуларына — унҗиде ел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100