Милкенә салым ташламалары алуга гаризаны ничек бирергә?
Физик затларның милкенә салым ташламалары алуга гаризаны нинди ысуллар белән бирергә була?
Җавап:Милеккә салымнарга булган льготалардан файдалану турында гаризаны теләсә кайсы уңайлы ысул белән юлларга була:
- үз җирлегеңдәге салым органнарының теләсә-кайсысына мөрәҗәгать итеп;
- ышаныч кәгазе язып, вәкил аша;
- почта аша (хат эченә салынган документлар исемлеге белән);
- Россия салым хезмәтенең рәсми сайтында “Физик затлар өчен салым түләүче кабинеты” интернет-сервисын кулланып, гариза салым түләүченең ныгытылган квалификацияле булмаган имзасы белән имзаланган булырга тиеш.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.