Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милеге 2 тапкыр кимесә дә, Россиядәге иң бай хатынны берәү дә уза алмаган

news_top_970_100
Милеге 2 тапкыр кимесә дә, Россиядәге иң бай хатынны берәү дә уза алмаган
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Wildberries нигез салучысы Татьяна Бакальчук икенче тапкыр «Россиядә иң бай хатын-кыз» дип танылган. Ул, Forbes басмасы версиясе буенча, «Россиядә иң бай 20 хатын-кыз – 2023» исемлегендә беренче тора. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

«Рейтинг лидеры – Wildberries генераль директоры һәм төп милекчесе Татьяна Бакальчук, аның капиталы – $7 млрд», – дип хәбәр итә басма.

Былтыр милеге 2 тапкыр диярлек кимесә дә, Бакальчукның иң бай хатын-кызлар исемлегендә позициясе былтыргы кебек үк нык тора.

Икенче урында – $2,8 млрд байлык белән Татьяна Литвиненко, ул «Фосагро» Россия химия холдингы акцияләренең 20,6 процентына хуҗа.

Варвара Скоч өченче урында. Ул эшмәкәр Алишер Усмановның партнеры Андрей Скочның кызы. Аның капиталы $2,5 млрд исәпләнә.

2021 елда Татьяна һәм Владимир Бакальчуклар Россиядә иң бай гаиләләр исемлегендә беренче булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100