Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Зарипова: «Мине хәерче баласы дип кыерсыттылар»

Берничә бизнес иясе, блогер беренче мәхәббәте турында сөйләде.

news_top_970_100
Миләүшә Зарипова: «Мине хәерче баласы дип кыерсыттылар»

«Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруында Миләүшә Зарипова беренче мәхәббәте турында ачыктан-ачык сөйләп бирде.

«Беренче тапкыр Алмаз исемле егеткә гашыйк булдым, ләкин аның әти-әнисе мине бер дә яратмады, үз итмәде. Шактый еллар үтсә дә, бүгенге көнгә кадәр хәтеремдә... Без кәнсәдәге утны сүндереп чыгып киләбез, берзаман Алмазның ике туган апасы кәнсәгә килеп керде. Ул вакытта шундый рәнҗеттеләр алар мине, әйтмәгән шакшы сүзләре калмады. «Син – хәерче баласы», – дип мәсхәрәләделәр, кыерсыттылар, хәтта өс-киемгә ябышып селки башладылар. Алмаз кызарып чыкты, мине якларга тотынды, шуннан ачуы чыкты да, кәнсәнең бөтен тәрәзәсен ватып чыкты. Теге ике ханым икесе ике якка очты. Мин тизрәк чыгып качтым, пыялаларга абынып та егылдым, бөтен тез башларым канга баткан иде. Шул көннән бирле безнең араларыбыз суынды, мин «Казанга китеп укырга керәм» дигән карарга килдем».

«Мин максатыма ирештем, Казанга укырга кердем. Алмаз шуннан бирле эчүгә сабышты. Авариядан соң мин бик күп еллар Башкортстанга кайтмадым. Абыем бер елны үгетләп алып кайтты мине авылга, шунда мин Алмазны күргәч – танымадым. Чын исереккә әйләнеп беткән иде. Әлегә кадәр хәтеремдә, безнең өйгә керде дә: «Нәрсә, Миләүшә, «беткән бу» дип карыйсыңмы? Беттем мин, Миләүшә», – диде дә үкереп елый башлады. Без шул ук көнне Казанга киттек, ул шунда трактор арбасы янында исерек килеш ятып калды. Мин исерек белән яши алмаган булыр идем. Бүгенге көндә мин бәхетле. Ә Алмаз 8 ел элек вафат булды».

Миләүшә Зарипова катнашыунда «Кунактан кунакка. Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруын «Татар-информ»ның YouTube каналында карый аласыз.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100