
«Туган тел» телеканалының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина эремчекле-бананлы пирог рецептын тәкъдим итте.
Ингредиентлар: 1 кап эремчек, 1 стакан ряженка, 5 йомырка, ярты кап атланмай, 0,5 стакан шикәр комы, 1 бал кашыгы көпшәкләндергеч, он.
Блендерда болгатып алырга һәм, он салып, сыек камыр әзерләргә. Табаны майларга, камырның яртысын агызырга һәм өстенә телемләп банан тезәргә, кабат өстенә калган камырны салырга. Пирогны духовкада әзер булганчы пешерергә.
Табынга туңдырма белән бирергә мөмкин.