«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина социаль челтәрдәге битендә «тәмле» рецептлар белән уртаклаша.
Бәрән кабыргасын тәмле итеп пешерү өчен соус әзерләргә кирәк.
Ингредиентлар: бал, тәмләткечләр, 1-2 тырнак сарымсак, борыч, тоз.
Ит кисәгенә тоз сибәргә, аннары әзер соусны сыларга һәм, фольгага төреп, бер сәгатькә калдырырга.
Духовкада әзер булганчы пешерергә.