news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллина вируска каршы чара – «алтын сөт» тәкъдим итә

news_top
Миләүшә Сибгатуллина вируска каршы чара – «алтын сөт» тәкъдим итә
Миләүшә Сибгатуллинаның социаль челтәрдәге видеосыннан скриншот

«Мәктәп чоры башлану белән вируслар да баш калкыта. Һәр балага ияреп, мәктәпкә төрле вирус та бара. 

Иммунитет нык булса, бирешмибез инде без аларга! Хәстәрен күрә башларга вакыт! «Алтын сөт»нең файдасын күрдек без», – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина.

Сөтне (сыер сөтеннән кала миндаль, кокос, кәҗә сөте дә кулланырга була) җылытырга. Чама белән куркума, бал, киптерелгән имбир, төелгән кара борыч, дарчин (корица) салырга. Сөт сары төскә керә. «Алтын сөт»не йоклар алдыннан эчәргә киңәш ителә.

Аллергиядән интеккән һәм ашказаны авырулары булган кешеләргә сак булырга кушыла, дип тә кисәткән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар