Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллина сабый бала караган шикелле тәрбияләнә торган мәчеләрен күрсәтте

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллина сабый бала караган шикелле тәрбияләнә торган мәчеләрен күрсәтте
Фото: "Татар-информ" архивы

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә песи көне уңаеннан йомшаккайларга тиешле игътибар турында җентекләп язган.

«Бик сорагач, олы улым Кәримнең туган көненә мәче баласы бүләк иттек. Башта ул песи малае елады. Әнисен сагынды. Безнең малайлар аны кулдан төшерми күтәреп йөрделәр, аркасыннан сыйпап кына ашаттылар. Чират торып үзләре белән йоклаттылар. Йоннарын тарап, тырнакларын кисеп, бәдрәфен түгеп тордылар. 1 ай тирәсе шулай дәвам итте бу!

Һәм! Калган 6 елы безнең өстә. Җәй көне – күрше Рәзимә апа карамагында. Авылны бик ярата чөнки.

Шотланд салпы колак токымы – бик үзенчәлекле песиләр. Кайчак мин аннан куркып та куям (кеше тавышлары чыгарып сөйләшкән сыман булып китә). Бик акыллы булуын да әйтми булмас. Без өйләнешкән елларда (бала туганчы) себер токымлы мәчебез бар иде. Аның белән чагыштырганда, бу мәче – «мулла песие».

Мәче халкы бәхетле яшәсен өчен, аңа бик зур игътибар кирәк:

– эчә торган суы ашый торган ризыктан ерактарак торырга тиеш (табигатьтә шулай, арысланга ашаган җирендә су салып куймыйлар бит), эзләп табып эчәсе;

– йонын тарыйсы, тырнагын кисәсе;

– безнекен ашаганда сыпырып та торасы;

– 15 минут уйнатасы, 10 минут булса да сөйләшеп утырасы (темалары төрле булырга мөмкин);

– телевизор карамый;

– соңрак калсаң борчыла, ишек төбәнә үк килеп ята һ.б.

Мәче алырга теләгән кеше боларның барысына да әзер булырга тиеш. Аны сабый бала караган шикелле тәрбиялисе. Балалар кечкенә булса, сорасалар да алырга ярамый, чөнки алар мәчегә көн күрсәтмәячәк.

Йортка алган мәчене, туеп, кемгәдер бирәсез яки чыгарып ташлыйсыз икән, өегездән бәрәкәт китә. Пәйгамбәр изге дип санаган йомшаккайларны рәнҗетмик. Җавап итеп, алар тормышыгызга шатлык, бәрәкәт, бәхет өстәп торыр», – дип, тәмләп язган журналист.

Фото: Миләүшә Сибгатуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100