news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллина: «Безнең йорттагы халык кошлар белән сугыша»

news_top
Миләүшә Сибгатуллина: «Безнең йорттагы халык кошлар белән сугыша»
Фото: "Татар-информ" архивы

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының игътибарын үзен борчыган мәсьәләгә юнәлткән. Ул кошларны ашатырга өнди.

«Безнең йорттагы халык кошлар белән сугыша. Менә шундый хикмәт.

Быел кар күп, урманда ашарга бөтенләй юк! Февраль беткәндә миләшләр дә, җиләкләр дә ашалып бетте. Ул бичаралар ярдәм эзләп, шәһәргә, ишегалларына очып килә. Адәм баласыннан миһербанлык көтәләр инде…

Кешеләр (шулай дип әйтергә яраса?!) аларга дип куелган ризыкларны алып, чүп савытына ташлый. Үзләрен куалар!

Аптырагач, карап торып ашаттым каргаларны!

Талашмый, сугышмый, чират белән килеп савыттагы ризыкны алалар да читкә китеп ашыйлар. Берсе генә дә машина түбәсенә кунмый!

Песнәкләр, кызылтүшләр килгән. Шундый матурлар! Бер ябалак та «кешеләргә» сыенган. Ризык янына килергә курыкса да, нарат ботагына килеп кунарга батырчылыгы җиткән…

Җылы фатирда утырып, кыйммәтле машинаңа кош кәкәй итәр дип борчылып яшәүдән ни мәгънә икән?!

Урамда бит -15..-18 градус салкын. Кая барсын кошлар?» – дип язган журналист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар