Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сибгатуллина бүгенге вазгыятькә үз фикерен белдерде

news_top_970_100
Миләүшә Сибгатуллина бүгенге вазгыятькә үз фикерен белдерде
"Татар-информ" архивы

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина бүгенге вазгыять турында фикерен социаль челтәрдәге сәхифәсендә белдергән.

«Күчеш чорында яши кешелек. Дөньяның кысасы үзгәрә. Адәм баласы да элеккечә гомер итә алмый, үзгәрергә мәҗбүр!

Булдыра алмый икән – киләчәк цивилизациясендә аңа урын юк…

Кызганыч булса да, бу – кырыс хакыйкать.

Мин безнең егетләрне хуплап, күңел төшенкелегенә бирелмичә, чын ирләрчә бүгенге вазгыятьне кабул итүләренә горурланып, үз сәхифәмдә берничә фото урнаштырдым.

Һәм бу хәл бүгенге проблемалардан чит илгә качып котылырга тырышучы берәүнең күңелендә «туфан калкытты».

Фикеремне тагын бер кат ассызыклыйсым килә: мин – бөтен гомеремне татар телевидениесенә багышлаган кеше. Күп еллар дәвамында халыкка иртә саен тынычлык теләүче – Миләүшә Сибгатуллина! 

Ике ул үстерүче ана!

Мобилизация яшендәге ир хатыны!

Мин сугыш яклы була алмыйм!

Мин аны пропагандалый да алмыйм!

Хәзер фикеремне тагын бер кат кабатлыйм (беркүзәнәклеләр өчен).

Чит илгә качу түгел, АЙга менсәң дә – син кырыс хакыйкатьтән котыла алмыйсың!

Сиңа намусың тынгылык бирми!

Синең җаның уйный, күңелең тыныч түгел!

Эшем тыгыз булса да, җавап язуымның максаты: бүгенге вазгыять – кешелек дөньясына бирелгән авыр сынау!

Аны үзгәртү һәрберебездән тора. Җаныбызда ярату, мәрхәмәт орлыкларын барларга, үзгәрергә тырышыйк!» – дигән ул.

Журналистның виртуаль дуслары аның фикере белән килешкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100