news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафинаның «Соңгы ярату» дигән җыры чыкты

news_top
Миләүшә Сафинаның «Соңгы ярату» дигән җыры чыкты
"Татар-информ" архивы

Җырчы Миләүшә Сафина соңгы вакытта сәхнәдә күренми, бу – аның балалар тәрбияләве белән дә бәйледер. Әмма җырчы иҗат итүдән туктамады, аның «Соңгы ярату» дигән яңа җыры чыкты.

«Бу – соңгы ярату, хисләрем чуалган,

Мин сине янымда күрәм дә – куанам.

Бу – соңгы ярату, китмә син, суынма,

Кадерләп яшәрмен, ягымда бул гына!

Бу – соңгы ярату, бу – соңгы ялкыным,

Син минем кадерлем, син минем якыным...» – дип җырлый ул.

Җырның авторлары – Риваль Хисмәтуллин һәм Айгөл Вәлиуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар