Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафинага социаль челтәрләрдә: «Тагын бер бала алып кайткансың»

news_top_970_100
Миләүшә Сафинага социаль челтәрләрдә: «Тагын бер бала алып кайткансың»
Салават Камалетдинов

Җырчы, популяр җырлар авторы Миләүшә Сафинаны көчле ихтыярлы хатын-кыз буларак беләбез. Миләүшә авыру кызы Мәрьямне шактый еллар ялгызы гына тәрбияләп үстерде. Әмма Ходай сабырларны ярата диләрме әле? Бүгенге көндә Миләүшә – бик бәхетле әни. Аның янәшәсендә таянычы, яраткан тормыш иптәше Фәгыйль бар. Алай гына да түгел, гаиләләрен тагын да тулыландырып, Миләүшә бер-бер артлы тупырдап торган ике малай да алып кайтты. Социаль челтәрләрдә Миләүшәнең көчле рухына сокланучылар, ниһаять, матур итеп тормыш итә башлавына сөенүчеләр бихисап. Әмма Миләүшәгә начар сүзләр язып, күңелен төшерергә тырышып ятучылары да юк түгел. Шундыйларның берсен Миләүшә шәхси сәхифәсендә фаш иткән – язган смсларын халыкка күрсәткән.

Мәрьямнең кайвакыт әбиләренә кунакка кайтуына ишарәләп булса кирәк: «Мәрьямне карап үстерә алмыйсыз. Бер кулдан икенче кулга йөри. Өстәвенә, тагын бер бала алып кайткансың», – дип әче телләнгән «Кайфарик» аккаунтыннан язучы. 

Миләүшә үзе әлеге хатка җавап итеп: «Аллаһка шөкер», – дип язган. 

«Ниндидер Кайфарик миңа нәрсә эшләргә һәм эшләмәскә икәнен хәл итү өчен махсус аккаунт булдырган», – дип тә язып куйган ул. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100