news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафинадан әле генә тормыш башлаган хатын-кызларга киңәш: «Тизрәк бала табыгыз!»

news_top
Миләүшә Сафинадан әле генә тормыш башлаган хатын-кызларга киңәш: «Тизрәк бала табыгыз!»
Фото: Миләүшә Сафинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Өч бала анасы, җырчы Миләүшә Сафина әле генә тормыш башлаган хатын-кызларга киңәш биргән.

«Яңа тормыш башлаучы хатын-кызга: беренчедән, тормыш иптәшегезгә «кереп китеп», үзегезне югалтмагыз. Үзегез булып калыгыз, үз кыйммәтегезне югалтмагыз, чөнки үзен яраткан хатын-кызны ир-ат күтәреп кенә йөртә.

Хатын-кызлар барыбыз да башыбызга таҗ «кияргә» яратабыз инде. Гаиләгә кагылганда, аны бераз салырга да ярый. Гаиләдә «гел мин генә хаклы» дип торсаң, ир-атлар шулай ук яратмас дип уйлыйм, ике якның фикерен дә тыңлап эш итәргә кирәк. Ир-атны – ир-ат итә белергә кирәк.

Тизрәк бала алып кайтыгыз. Гаиләдә бала булганда, ир-ат белән вак-төякләр өчен тавыш чыгарып торырга вакыт юк. Бергәләшеп бала үстерәсең, бергәләшеп памперс алыштырасың, бергәләшеп авыртабыз, тәгәрәшеп үсәбез. Балалар булганда бик күңелле. Менә шундый киңәш бирер идем», – ди ул.

Миләүшә Сафина беренче иреннән аерылган, ул никахтан тумыштан авыру кызы бар. Икенче иреннән бер-бер артлы 2 малай тапты.

«Ярар синең ирең шундый. Бөтен ирләр дә акчалы түгел, усал, әшәкеләр күп», – дип комментарий калдырганнар.

Тагын бер комментарийда җырчының «ире белән 30 ел яшәгән кеше кебек» киңәш бирүен ошатмаган. «Бала белән ирне алдап булмый. Балаң бар иде бит, нигә беренчесе белән тормадың? Тугрылыкның кыйммәте булмаганда, кешене берни тотып кала алмый – балалар да, дәрт дә, сексуаль яктан туры килү дә, тәмле борщ та. Киңәшләрегезгә төзәтмә генә ясадым», – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар