news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафина хис-кичерешләре белән бүлешә: «Күреп күзләрем яшьләнә»

news_top
Миләүшә Сафина хис-кичерешләре белән бүлешә: «Күреп күзләрем яшьләнә»
Фото: Видеодан скриншот

Җырчы Миләүшә Сафина физик мөмкинлекләре чикле кызы Мәрьямнең тешләрен дәваларга алып барган. Җырчы инвалид балаларның тешләрен дәүләт ярдәме белән квота буенча дәваларга мөмкинлеген хәбәр итә. Ул чиратның 4-5 айдан килеп җитүен дә белдерә. Әмма кәгазь эше күп, дип тә искәртә.

Гомуми наркоз белән Мәрьямнең 12 тешен дәвалаганнар, кызганычка, берсен алдырырга туры килгән. Җырчы, кызын көтеп утырганда, хис-кичерешләре белән бүлешә.

Мәрьям – җырчының беренче никахтан туган кызы. «Минем Фәгыйль (хәзерге ире) физик һәм рухи яктан да көчле. Мәрьямне хастаханә буйлап күтәреп йөрде. Аны коляскада йөртергә авыр, аяклары асылынып тора, беркетеп булмый. Фәгыйль «әйдә лә» дип күтәреп йөри. Шуны күреп күзләрем яшьләнә. Хис-кичерешләрем ташый», – дип сөйли ул.

Миләүшә Сафина – нинди кыен хәлләрдә калып та сынмаган, көчле хатын-кызларның берсе. Ул Мәрьямне озак еллар ялгызы гына тәрбияләде. Хәзер җырчы кияүдә, тормыш иптәше белән, Мәрьямнән тыш, тагын 2 малай үстерә, бизнес белән шөгыльләнә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 июнь 2025
    Исемсез
    Аны русча гына или татарча гына сөйләп булмыймы икән ул ә,
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар