Сабан туе – бала-чага өчен аеруча көтеп алган бәйрәм. Ләкин хәзерге Сабантуйларда балаңның кәефен күтәрәм дисәң, күңелеңнең киң, акча янчыгыңның зур булуы кирәк. Бу моментка үзенең сторисларында җырчы Миләүшә Сафина да тукталып үткән. Ул ике улы белән Балтач Сабан туена чыккан һәм… 15 меңгә якын акча бетергән.
«Булды бу, җәмәгать. Малайлар арыды. Һава торышы әйбәт булды. Әмма Сабантуйда күңел ачу бер дә арзан түгел. Бер-бер атракцион ничә сум тора икән? Минем санаулар буенча, безнең 15 мең сумга якын акчабыз бетте. Әле бу бит батутлар, аттракционнар, атлар, машиналарда йөрүгә генә. Машиналарда берничә кат та йөрделәр.
Ярар, акчалар булып торсын инде. Балаларның күңелләрен күреп торырга язсын шулай», – дип нәтиҗә ясый артист.
Җырчы батутлар, аттракционнар аша акча эшләүче эшмәкәрләрнең һәм чиратта торучы кайбер әти-әниләрнең бик тә тупас булуын да билгеләп үтә. «Балалар хакына гына түздем», – дип тә язган ул.