Миләүшә Сабированың концертына Бурак Озчивит, Сергей Лазарев һәм Айдар Галимов килә?
Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова Казан-Экспода «концерт» куярга җыена. Ул «Блогер түгел җырчы» дип аталачак. Супер концертның кунаклары да саллы – төрек сераиллары актеры Бурак Озчивит, рус эстрадасы йолдызы Сергей Лазарев һәм үзебезнең алыштыргысыз җырчыбыз - Айдар Галимов. Кыскасы, барысы да Миләүшә иҗатына мөкиббән киткән артистлар.
«Яңалыгым белән бүлешәм, дуслар. Мин узган ел моның кадәр ажиотаж булыр дип тә уйламаган идем. Билетлар бик тиз сатылып бетте. Шуңа күрә быел зуррак мәйданчык сайладык. барыгыз да килә ала. Ә кунакларыбызны гына күрегез әле. Бу концерт онытылмаслык булачак», – дип яза ул.
Кыскасы, Миләүшә Сабированың концертына рәхим итегез, тик бүген 1 апрель – Алдау көне икәнен онытмагыз, дуслар!
