Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабированың аэропорттагы маҗаралары: «35 минут вакытым бар»

news_top_970_100
Миләүшә Сабированың аэропорттагы маҗаралары: «35 минут вакытым бар»
Фото: социаль челтәрдән

Миләүшә һәм Данир Сабировлар Төркиягә күрше авылга барып кайткан кебек еш йөриләр. Ә менә Данирның энесе Нәзирнең дә, аның гаиләсенең дә әле бер тапкыр да диңгез күргәннәре юк икән. Шуңа да Данир энесенә зур бүләк ясап – аларга Төркиягә юллама бүләк иткән. Ике гаилә бергәләп ялга җыенган. Ләкин кайбер күңелсезлекләр аркасында Сабировлар Миләүшәдән башка гына очып китә язган. «Мондый хәл киноларда гына була, дип уйлаган идем», – дип, үзенең игътибарсызлыгы турында Миләүшә социаль челтәрләрдә сөйләгән.

Без Нәзирнең гаиләсенә сюрприз ясап, аларны диңгезгә алып китәргә булдык. Нәзир, Алсу һәм кызларының бер тапкыр да диңгездә булганнары юк. Шуңа да алар мондый бүләккә бик шатландылар.

Аэропортка китәр алдыннан Алсуга шалтыратып, барлык документларын яхшылап карарга куштым. Үзем дә тикшердем. Чөнки Данирның чит ил паспорты икәү, һәм миңа путевканың аларның кайсы исеменә сатып алынганлыгын белергә кирәк иде. Тикшердем, барысы да дөрес. Аэропортка кузалдык.

Рейска теркәлү үттек. Багаж тапшырырга дип чиратка бастык. Чиратыбыз килеп җитте, һәм…минем үз паспортымны өйдә калдырганлыгым, аның урынына Данирның ике паспортын да алганлыгым ачыкланды.

Самолет очып китәргә 55 минут вакыт бар иде әле. Ә очарга 20 минут кала утырту төгәлләнә. Өйгә кайтып паспортымны алып килергә 35 минут вакытым бар… Минем өлгермәячәгем көн кебек ачык иде. Шуңа да мин Робертка шалтыратып, паспортымны алып килүен үтендем. Әни аңа тиз генә минем паспортны чыгарып бирде. Роберт нинди тизлектә килгәндер, мин белмим, күпме штрафлар җыйгандыр. Ләкин ул 15 минут эчендә килеп җитте, – дип сөйли Миләүшә.

Ләкин күңелсезлекләр моның белән төгәлләнми шул әле.

Роберт паспортны алып килеп җиткерә, һәм… аның срогы чыкканлыгы ачыклана, – дип дәвам итә Миләүшә. – Әни минем срогы чыккан паспортымны җибәргән булып чыга. Минекеләр инде контрольне узып, самолетка утырту башланганны көтәләр иде. Барысы да бик нык борчылды, Дания бертуктамый елады.

Мин инде алдагы рейсларны карый башладым, бөтенләй өметемне өздем. Ә Роберт исә икенче паспортым артыннан кайтып китте. Әни аны озак кына таба алмады, күрәсең, Төркиядәге концерттан соң, мин аны башка җиргә җыеп куйганмын. Ниһаять, әни аны табып, Роберт аша җибәрде. Шуннан соң нәрсә булды дип уйлыйсыз?

Мин соңга калган өчен штраф түләдем һәм паспорт контролен уздым. Самолетка өлгердем.

Хәзер барысы да әйбәт. Без Төркия кояшы астында кызынабыз. Ә Нәзир белән Алсу аеруча бәхетле. Алар беренче тапкыр самолетта очтылар һәм беренче тапкыр чит илдә ял итәләр, – дип сөйли ул бу хәлләрне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100