Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялда якыннарны сыйларга: Миләүшә Сабировадан эремчекле-грушалы пирог рецепты

news_top_970_100
Ялда якыннарны сыйларга: Миләүшә Сабировадан эремчекле-грушалы пирог рецепты
Фото: Видеодан скриншот

Данир Сабировның хатыны, концерт директоры, блогер Миләүшә Сабировадан эремчекле-грушалы пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен ингредиентлар: 1 кап эремчек, 3 аш кашыгы дөге яки бодай оны, 1 йомырка, каты сыр, бер чеметем тоз.

Эчлеккә 50 грамм моцарелла, бал, эрбет чикләвеге кирәк була.

Йомшак камыр басарга. Табага пергамент кәгазе җәяргә һәм шунда камырны җәяргә, өстен йомырка сарысы белән майларга. Өстенә телемләп киселгән груша белән «бри» сырын чиратлаштырып тезеп чыгарга. Духовкада 10-15 минут пешерергә.

Аннары кайнар пирог өстенә эретелгән бал агызырга, кыздырылган эрбет чикләвеге сибәргә.

«Бик тәмле пирог», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100