Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабировадан шикәрсез һәм онсыз десерт рецепты

news_top_970_100
Миләүшә Сабировадан шикәрсез һәм онсыз десерт рецепты
Фото социаль челтәрдән

Юмор остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшәдән «файдалы ризык» сериясеннән десерт рецептын тәкъдим итәбез.

Бу десертка шикәр һәм он кушылмаган.

Татлы ризык өчен 3 аш кашыгы өеп чиа орлыгы, 200 мл кокос сөте кирәк була. Чиа орлыгын сөт салып  24 сәгать бүрттерергә кирәк.

Аннары блендер белән мангоны вакларга, бераз су кушарга. Куе соус килеп чыгарга тиеш.

Миләүшә Сабирова мангоның туңдырылганын алырга киңәш итә.

Аннары десертны җыябыз: матур савытка чиа белән сөт катнашмасын салырга, өстенә манго соусы һәм җиләк-җимеш яки чикләвек белән бизәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100