Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабировадан өй шартларында кетчуп ясау рецепты

news_top_970_100
Миләүшә Сабировадан өй шартларында кетчуп ясау рецепты
Фото социаль челтәрдән

Бакчада яшелчә өлгергән вакыт. Хуҗабикәләр кышка запас ясап калырга ашыга. Данир Сабировның хатыны Миләүшә социаль челтәрләрдә өй шартларында тәмле кетчуп ясарга өйрәткән.

Кетчуп өчен: 1 кг суган, 4 кг помидор, 4-5 штук  татлы борыч, 1-2 ачы борыч, 0,5 кг алма, 1 сарымсак, 4-5 дәфнә яфрагы (лавр), 2 аш кашыгы тоз, 10 канәфер (гвоздика), 200-350 грамм шикәр комы, 1 стакан аш серкәсе, 6 түгәрәк кара борыч, 6 хуш исле борыч,1 бал калагы дарчин (корица).

Яшелчәләрне уртача зурлыкта турарга һәм 2 сәгать уртача утта пешерергә кирәк.

Аннары иләк аша үткәрергә, әлеге массаны кайнатып чыгарырга һәм, банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга.

«Кетчупны балалар да ашаса, ачы борыч салмагыз», – дип киңәш итә Миләүшә Сабирова.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100