Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабировадан «Бал торты» рецепты

news_top_970_100
Миләүшә Сабировадан «Бал торты» рецепты
Фото социаль челтәрдән

Данир Сабировның хәләл җефете Миләүшәдән бал торты рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 2 йомырка, 150 грамм шикәр комы, 120 грамм бал һәм 85 грамм яхшы атланмай, 1 бал кашыгы сода, 350 грамм он.

Бу массаны сүрән утка куярга һәм май, бал эреп беткәнче болгатып торырга. Аннары 1 бал кашыгы сода салырга һәм болгатырга. Әлеге масса агарып китә һәм күләме арта. Уттан алгач он салырга, яхшылап болгатырга кирәк.

Камырны 10 минут «ял иттерергә» кирәк, әгәр камыр кулга ябышса бераз он өстәргә була, әмма артыгын кушмагыз, алайса җәяргә кыен булачак.

Бу камырны 7-8 кисәккә бүләргә, уклау белән җәяргә һәм пергамент кәгазь куелган табада пешерергә. Коржларны чи килеш яки пешкәч бер зурлыкта итеп кырыйларын кисәргә.

«Заварной» крем өчен: 1 литр сөт, 300 грамм шикәр комы, 4 йомырка, 120 грамм он, 20 грамм атланмай, ванилин.

Сөтне кайнатып чыгарырга, шикәр комы эреп беткәнче болгатырга. Аннары калган ингредиентларны да өстәп, куерганчы сүрән утта тотарга. Массаны болгаткалап торырга онытмагыз.

Коржлар һәм крем әзер, тортны җыясы гына кала. Ә бизәү эшен һәркем үзе хәл итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100