Юмор остасы Данир Сабиров белән тормыш иптәше, популяр блогер Миләүшә Сабированың бергә гомер итә башлауларына 18 ел вакыт узып киткән. Бу бәйрәм көнендә Миләүшә үзенең сәхифәсендә Данирга багышлап матур пост урнаштырган.
«Мин кияүгә 18 яшьтә чыктым. Чын-чынлап гашыйк булдым һәм башка бернәрсә турында да уйламадым. Тормышка ал күзлек аша карадым һәм үземнең бәхетле булачагыма ышандым.
Әгәр миннән бу карарны кабул иткәнгә үкенәсеңме дип сорасагыз, бер тамчы да үкенмим дип җавап бирәчәкмен. Бу еллар эчендә безнең зур гаиләбез барлыкка килде. Безнең искиткеч ике кызыбыз үсеп килә. Без хәзер ике буй җиткән бала әти-әнисе генә түгел, заманча, яшь әти-әни дә.
Әлбәттә, 18 ел эчендә төрлесе булды. Ләкин без бергәләп бер-беребезне ишетергә, юл куярга, бер-беребезгә терәк булырга һәм бер юлдан барырга өйрәндек. Чөнки гаилә ул изге әйбер. Сиңа бу мәхәббәтең һам сабырлыгың өчен рәхмәт», – дигән ул.