Миләүшә Сабирова тормышында авыр чор: «Сезнең белән бергә кичерүе җиңелрәк булачак...»
Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова соңгы арада социаль челтәрләрдә күренми торды, сторислар да төшермәде. Блогер үзенең тормышында ниндидер авыр чор булуына ишарә ясап, сторисларына түбәндәге сүзләрне язып калдырган:
Мине югалтмагыз… Әлегә нәрсә дә булса төшерергә кәефем юк... Ләкин әкрен генә сторисларга кире кайтырга кирәк… Миңа моны сезнең белән бергә кичерүе җиңелрәк булачак…
Барыбыз да исән-сау. Барысы да яхшы булачак. Иң мөһиме – бирешмәскә, – дигән Миләүшә.