Блогер, Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә сәер таксистка юлыккан. Ул башкаларны да кисәтү максатыннан, бу хәл турында үзенең сәхифәсендә сөйли.
«Мин бүген шундый көчле стресс кичердем. «Комфорт» такси чакырткан идем. Яшь кенә, зур гәүдәле бер егет килде. Ул баштан ук миңа текәлеп карап торды. Борылышта исә креслосын кочаклап, миңа таба борылды, кискен хәрәкәтләр ясый башлады.
Шуннан соң мин телефоннан иремә шалтыраттым, сөйләштек. Бераздан тагын борылып: «Сез татармы?» – дип сорады. Теләсә-нәрсә сөйләде. Юл буе мине күзәтеп барды.
Мин шундый курыктым. Такида күптән йөргән юк иде. Студент чагымда минем шундыйрак хәлгә бер юлыкканым булды. Ярар, мин хәзер зур кеше. Кызым Мәрьямнең дә үзе генә таксида йөргән чаклары була. Үзебез белән нәрсә йөртергә икән, газ баллонымы? Мондый кешеләрнең башында нәрсә буланын белеп булмый бит.
«Комфорт» таксида да шундый кешеләр эшли, ә «эконом»да нәрсә икән? Кызлар, сак булыгыз», – дип сөйләгән блогер.