Миләүшә һәм Данир Сабировлар гастрольләрдә чакта аларның кечкенә кызлары Дания авырып киткән. Миләүшә сторислары аша шундый чагында кызы янәшәсендә була алмаганга борчылуын белдерде.
Энә өстендә утырган сыман утырам, дуслар, – ди ул. – Даниянең температурасы – 39. Сәгать ярым элек ашыгыч ярдәм чакырдык, әле һаман килмәгәннәр. «Сезнең баланың тагын кайсыдыр җире авыртамы?» - дип сорыйлар», – ди әни. Баланың температурасы 39 булу гына җитмәгәнме? Инде икенче көн температура төшми. Бернинди дарулар да ярдәм итми. Инде икенче тапкыр чакырдык, бу юлы килерләр дип өметләнәм, – ди блогер.
Миләүшә язылучыларыннан температура вакытында хәлне җиңеләйтү өчен киңәшләр дә сораган.
Берәр киңәш бирегез әле. Балам инде икенче көн аңсыз сыман ята, сөйләшә дә алмый. 39 температураның нәрсә икәнлеген мин яхшы беләм. Үземнең дә шулай булганы бар. Шундый чагында кызым янәшәсендә була алмавыма кайгырам, – дигән җырчы.