Хәзерге вакытта Данир Сабиров командасы Чаллыда гастрольләрдә. Данирның быелгы концертларында тормыш иптәше Миләүшә Сабирова да чыгыш ясый.
Ләкин артист тормышының төрле ягы бар шул. Кичәге концерттагы чыгышында Миләүшә көтелмәгән хәлгә юлыккан. Бу хакта ул үзенең сторисларында сөйләде.
«Күлмәгемнең ялтыравыгы урындыкка эләгеп калды! Нәкъ сәхнә уртасында. Торам – урындык минем арттан.
Өстәвенә, беренче җыр вакытында аппаратура сүнде. Күрәсең, бүген көне шундый булгандыр. Әмма тамашачылар искиткеч җылы иде. Чаллы, рәхмәт сезгә», – ди Миләүшә.
