news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабирова руккола юарга өйрәтә

news_top
Миләүшә Сабирова руккола юарга өйрәтә
Фото: © Гөлүзә Василова

Миләүшә Сабирова социаль челтәрдәге сәхифәсендә яшел тәмләткечләрне ничек итеп дөрес юарга һәм ничек сакларга кирәк икәнен өйрәтте.

Видеода күренгәнчә, ул яшел үләннәрне, бу очракта руккола, кәстрүлгә сала, өстенә фильтр аша чистартылган су агыза, 1 аш кашыгы сода һәм 1 аш кашыгы тоз салып, ярты сәгатькә калдыра. Аннары махсус иләккә салып саркыта, краннан аккан су белән юдырта. Яшел үләннәрне яхшылап корыта, аннары «зип пакет»ка тутыра, артык дымны сеңдерсен өчен төбенә салфетка салып калдыра һәм суыткычка куя.

«Еш кына без сатып алынган яшел тәмләткечләрне дөрес сакламыйбыз. Кибеттән алабыз да, суыткычка куябыз, ә ул бозыла. Менә бу киңәш буенча эшләсәгез, ул түтәлдән яңа өзеп алынган кебек саклана. Һәр ризык белән яшел тәмләткечләр куллану файдалы, һәм ул буй-сын матур булсын өчен дә кирәк», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар