news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабирова: «Миңа кияүгә чыгарга тәкъдимне Данирга кадәр аның әнисе ясады»

news_top
Миләүшә Сабирова: «Миңа кияүгә чыгарга тәкъдимне Данирга кадәр аның әнисе ясады»
Фото социаль челтәрдән

Данир Сабировның хатыны Миләүшә социаль челтәрләргә кайнанасын кочаклап төшкән фото куйган һәм беренче тапкыр танышулары турында язган.

«Данир белән әле бер ай гына очрашып йөргән вакыт иде. Ул чыгарылышка әзерләнеп йөри, ә шәһәргә әнисе килергә тиеш. Ул миннән әнисен каршы алуымны сорады. Иң сәере, ул әнигә «дус егетемнең кызы каршы ала» дип әйткән. Әйе, синең дус егетеңнең кызына әниең кирәк ди!

Мин булачак кайнанамны каршы алдым һәм үзебезгә төшке ашка алып кайттым. Ул минем Данирның очрашып йөри торган кызы икәнемне аңлады һәм «аңа кияүгә чык», диде. Шулай итеп миңа кияүгә чыгарга тәкъдимне Данирга кадәр аның әнисе ясады.

Төшке аштан соң икәүләп Данирның чыгарылыш кичәсенә киттек», – дип язган юморист хатыны.

Фото астына матур комментарийлар калдырганнар:

«Әни күңеле сизенгән инде улын бәхетле итәчәгегезне»;

«Сез охшаган бит»;

«Данирның әнисе матур, ә Миләүшәсе бигрәк матур»;

«Матуркайлар, Данирны саклагыз».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар