news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыны маймыл алганына үкенәме?

news_top
Данир Сабировның хатыны маймыл алганына үкенәме?
Фото: социаль челтәрдән

«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Татар эстрадасы» сәхифәсендә Данир Сабировның хатыны Миләүшә белән интервьюдан өзек чыкты.

– Маймыл алганыгызга үкенмәдегезме? – дип сораганнар артист хатыныннан.

– Юк, ник үкенәсе?! Без аны бик яратабыз, миңа калса, ул да безнең гаиләгә эләгүе белән бәхетле. Маратик мунча алдындагы йортта яши. Мунча дип әйтмим, ул аерым йорт кебек. Моңа тиклем анда безгә килгән кунаклар туктала иде. Аның үз репетиторлары бар, шөгыльләнәләр. Кем белә, бәлки, киләчәктә артист та булып китәр әле. Минем әни әйтмешли, безнең йортта спортсменнар һәм артистлар гына. Шуңа күрә, Маратикка зур өметләр баглыйбыз.

Аның белән артык мәшакать юк: көненә 3 данә памперс кирәк, ашарга ни бирәсең – шуны ашый. Камера яратмый инде, телефонны чыгарып төшерә башлыйсың, шундук карашын башка якка юнәлтә, усалга әйләнә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 апрель 2025
    Исемсез
    Маймылны мунчада ешрак юындырырга кирәк инде, бетләмәсен өчен диюем.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар