news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабирова кызлар тәрбияләү турында: «Мин начар әниме?»

news_top

Блогер Миләүшә Сабирова үз блогында кыз балаларны тәрбияләү турындагы теманы күтәргән. Аңа язылучыларыннан: «Син нинди әни инде! Кызларыңа тырнак, каш ясартырга да, керфек үстерергә дә рөхсәт итәсең», – дигән хатлар бик күп килә икән. Шуларга җавап биреп ул:

Мин начар әниме? Мин барысын да билгеле бер кысаларда гына рөхсәт итәм. Чөнки кызлар артыгын сорамый һәм ясамый. Аларның теләген без бергәләп анализлыйбыз һәм уртак фикергә киләбез. Минем өчен аларның матур булуы, үз-үзләрен карап йөрүе мөһим, – дип сөйләгән.

Миләүшә үзләре үскән заманнарны һәм әти-әниләренең үзенә бернәрсә дә рөхсәт итмәвен дә искә алган.

«Мин беренче тапкыр 18 яшьтә тырнак, керфек үстердем, чәч буядым. Ул чакта алай киң таралмаган да иде әле, матурлык салоннары да күп түгел иде. Хәзер инде бу процедураларны барысы да ясый.

Минем өчен балаларымның миңа иптәш кызларына караган сыман каравы, ышануы мөһим. Малайлар белән кырысрак булырга кирәктер, бәлки, чөнки чын ир-ат тәрбияләү бик авыр. Алай дисәң, кызлар белән дә проблемалар булгалый», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар