Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабирова кендегенә операция ясаткан

news_top_970_100

Данир Сабировның тормыш иптәше, концертлар директоры Миләүшә хастаханәдә. Ул кендеген кыскартырга булган.

«Күпләр миңа нинди операция булуы белән кызыксына. Күзләрем бераз шешенсә дә, үземне яхшы хис итәм, Аллага шөкер. Хәтерләсәгез, мин 1 ел элек абдоминопластика ясаткан идем. Бар да яхшы иде. Табиб рөхсәте белән мин аннары спортзалга киттем. Шуның белән хәлемне боздым гына. Кендегемне тыштан гына түгел, эчтән дә озынайтканмын. Ямьсез булып торырлык дәрәҗәдә сузылган иде. Пляжда балаларым да, ирем дә: «Әни, нинди ямьсез кендек бу синең», – диләр иде. Менә шул мине кабат операциягә китерде», – дип аңлата Миләүшә үз хәлләрен. Ул беренче операциядән соң сакланмавын, бу юлы саграк эш итәргә җыенуын сөйли.

Аңлатып үтик, абдоминопластика – гади тел белән әйткәндә, корсак маен алдыру, бала тапканнан соң сузылган корсак тиресен тарттыру.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100