Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабирова, Ильвина, Зоя Солошина «текә» бистәгә күченергә җыена

news_top_970_100
Миләүшә Сабирова, Ильвина, Зоя Солошина «текә» бистәгә күченергә җыена
Фото: Зоя Солошинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Журналист, Данир Сабировның командасында эшләүче Зоя Солошина социаль челтәрдәге сәхифәсендә зур шатлыгы белән уртаклаша. Ул 3 бүлмәле, яхшы ремонт ясалган фатир эзләп йөргән, әмма, бер дә уйламаганда, йорт сатып алган.

«Мин биредә беркайчан да кыйммәтле әйберләр сатып алуым белән мактанганым юк. Бу – беренче тапкыр…

Хәзер мин искиткеч республикада 10 сутый җир һәм анда салынган йорт хуҗасы булдым. Мин «текә» бистәдә йорт сатып алдым.

Ант итәм! Бу – көтелмәгән эш. Мин идеаль ремонтлы 3 бүлмәле фатир эзләдем. Эш буенча Миләүшә белән (Данир Сабировның хатыны) коттедж бистәсенә килдек. Һәм икебез дә берьюлы «монда йорт сатып алабыз» дидек.

Бу – минем хыялымдагы бистә. Монда Европадагыча. Мин бездә андый йортлар салалар дип белмәгән идем, шуңа эзләмәдем дә. Аннары ялгыз хатын-кызга йортны карап тоту: кар көрәргә, газон чабарга авыр булачак, дип уйладым. Ә бу эшләрне монда идарәче компания эшләячәк икән.

Монда шәхси мәктәп, 30 метр ераклыкта гына парк һәм искиткеч күршеләр (Миләүшә Сабирова, Ильвина) була», – дип язган журналист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100