Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабирова: «Данир белән әрләштек. Өч көн еладым. Китәм...»

news_top_970_100
Миләүшә Сабирова: «Данир белән әрләштек. Өч көн еладым. Китәм...»
Рамил Гали

Юмор остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә шушы көннәрдә виртуаль дусларына иреннән зарланган.

– Өч көн кәефем булмады. Елап беттем. Беркая да бармам, дигән идем инде, ләкин мин бүген очам. Кичә тагын Данир белән әрләштек. Ул миңа, тагын да ачуымны чыгарырлык итеп, 2 минутлык «голосовой»лар җибәрде. Шулай да бүген очам. Бүген аның белән шалтыратышмадык. Минем очканымны да белми. «Сторис»ларны аңардан яшердем. Белми генә торсын әле. Минем «сторис»ларны алып, аңа җибәрмәссез, дип ышанып калам. Сез ирләрегез белән шулай әрләшәсезме ул? Ретроградлы Меркуриймы, тулы ай гаеплеме шунда... Соңгы өч көндә мин бик усал, миндә – эмоциональ күтәрелеш. Күптән шулай елаганым юк иде. 3 көн еладым. Аның мине «поддержать» итмәве ачуны китерә. Аның өчен минем проблемалар ф.., ә аңа авыр булганда, мин бит бер дә алай итмим, – дип, сторис яздырган Миләүшә, машинада аэропортка барганда булса кирәк.

Соңрак беленгәнчә, бактың исә, ул Данирның үзе янына очкан икән. Имештер, ире көтмәгәндә-уйламаганда, Миләүшә аны Мәскәүдә каршы алган.

«Данирны каршы алдым. Ул минем аңа үпкәләп йөрүемне аңламаган да. «Без әрләшмәдек бит», – ди. Безнең капризларны ир-атлар гел генә аңлап бетермиләр шул – яхшыдырмы ул, начардырмы», – дип сөйләгән артист хатыны.

Аннан соң ир белән хатын арасында диалог болайрак булган:

– Син мине күрергә шатмы соң хет? – дигән Миләүшә.

– Әлбәттә. Юньләп йокламадым мин түлке, шул гына, ә болай шат, – дигән Данир.

– Кызы-ы-ык, нишләп минем ир йокламады икән?! Ә мин туйганчы йокладым менә.

– Бик әйбәт.

– Миңа бер «подпичица»м: «Ирегезгә әйтмичә башка илгә очып китсәгез, мин сездән өметемне өзәм», – дип язды. Өметегезне өзмәсәгез дә була. Аннан башка кайда китим инде мин... Хәер, китә алам, алам. Тагын бер шулай ачуны китерсәң, очып китәм, сөйләштекме?!

– Бу – синең тормышыңда соңгы китүең булыр.

– «Мощно» әйттең. Миннән башка син нишлисең соң? Миннән башка тора алмыйсың бит син?! Әйт инде сүзеңне...

– Погода әйбәт, – дип, көлемсерәп төгәлләгән Данир.

Видеолар: Миләүшә Сабированың социаль челтәрдәге аккаутыннан сторислар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100