«Хәтта Сочида да түгел...» – Миләүшә һәм Данир Сабировлар «ширбәт ае»н кайда уздырган?

Юмор остасы Данир Сабировның хатыны, блогер Миләүшә Сабирова еш кына, ире белән тора гына башлаган мәлгә кире кайтып, истәлекләргә бирелергә ярата. Никахлашуларына 17 ел тулган көнне блогер Данир белән ширбәт аен кайда уздырулары хакында ачылып сөйләгән.
«Безнең ширбәт ае турында. «Эконом-ретрит 2008» версиясе.
Беләсезме, моннан 17 ел элек без Данир белән ширбәт аен кайда уздырдык? Юк, Төркиядә дә, Парижда да, хәтта Сочида да түгел. Ә легендар Соль-Илецкида!
Әлбәттә, бу – иремнең тәкъдиме булды. Аның әнисе анда еш бара торган иде, һәм, аның сөйләүләр буенча, Соль-Илецктагы су буыннар өчен аеруча да файдалы икән. Миңа ул вакытта 18 яшь иде бит. Буыннарымны, һичшиксез, «коткарырга» кирәк иде.
Без акчабызны экономияләргә карар кылдык һәм Оренбург өлкәсенә киттек. Йорт арендаладык. Шартлар мактанырлык түгел иде. Мин ул суга хәтта кермәдем дә. Бу, гомумән, минем форматтагы ял булып чыкмады. Даими күңелем болганды, әмма мәхәббәттән түгел. Чынлап та барысы да шул дәрәҗәдә начар иде.
Шунысы гаҗәп: бала тугач, без тагын шунда ук ялга киттек. Күрәсең, ниндидер ностальгиягә бирелгәнбез, яки башка вариантлар карар мөмкинлегебез булмагандыр. Без ул чакта һәр тиенебезне экономияләп яшәдек.
Ә менә Төркиягә беренче тапкыр Данирга андагы юбилейда чыгыш ясарга тәкъдим иткәч бардык. Ул юбилярга: «Миңа гонорар кирәкми, хатыныма юл бәясен генә түләгез», – диде. Шулай итеп, без Данир белән беренче тапкыр затлы кунакханәгә барып эләктек, чын мәгънәсендә ял иттек. Сүз уңаеннан, ул юбиляр һәм аның гаиләсе белән без әле дә дуслар. ️
Хәзер мин сәяхәтләрнең кадерен беләм. Бу – хисләр. Бу – тулылану. Бу – нерв системасына тәэсир итә торган очсыз-кырыйсыз яңгырлардан котылу чарасы. Шуңа да мин ялны һәм хис-кичерешләрне сайлыйм», – дип сөйләгән блогер.